поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
24.06.2023 Шоу-бизнес

Алинә Шәрипҗанова: «Бөтен бәла шунда – мин ...»

Затлы, зәвыклы җырчылар бармак белән генә санарлык. Ул элек тә шулай булган, хәзер дә. Аларның берсе – Татарстанның халык артисты Алинә Шәрипҗанова. Иң күп макталганы да, тәнкыйтьләнгәне дә ул. Җырчының тавыш үзенчәлеге нидә? Телне өйрәнүдә нинди кыенлыклар бар? Алинә фикеренчә, мәдәният өлкәсендәге иң төп өч проблема нәрсәдән гыйбарәт? Әңгәмә әнә шул хакта.

– Җыр ул – …
 
– …тормышымның мәгънәсе, тугры иптәшем. Ул мине канатландыра, рухландыра, илһамландыра да. Юнәлеш бирүче дип тә әйтер идем.
 
– Алинә, сез бит татар эстрадасына, дөресрәге «Барс Медиа»га эләккәнче, русча, инглизчә җырлый идегез. Татар эстрадасын сайлаганга үкенмисезме? Рус эстрадасын гына алсак та, анда мөмкинлекләр күбрәк бит.
 
– Юк, мин русча, инглизчә генә түгел, бәләкәйдән үк татарча да җырладым. Бу күбрәк гаилә бәйрәмнәрендә була иде. Ә инде сәхнәдә татарча җырламауга килгәндә, ул чакта минем үземә атап язылган «хитовый» җырым булмады. Аннары Ләйсән Мәхмүтова «Сине көтәм» дигән җыр бүләк итте һәм мин аны Фәрит Таишевка күрсәттем. Шуннан «Барс Медиа» белән эшли башладым. Юк, татар эстрадасын сайлавыма бер дә үкенмим. Дөрес, рус эстрадасында мөмкинлекләр зуррак, ләкин… Әйе, минем русча җырларым да шактый. Без Эльмир Низамов һәм башка авторлар белән төрле телләрдә язарга, иҗат итәргә тырышабыз. Әмма татар телендә җырлау миңа якынрак. Мин – барыбер татар җанлы кеше!

– Тормыштагы хәлиткеч мизгелне искә төшерик әле.
 
– 2012 ел иде ул. Бу елны «Барс Медиа» компаниясе оештырган «Яңа сулыш» дигән концерт программасында катнаштым. Шунда кирәк бит: микрофоным әллә нишләде. Бер сүз әйтеп өлгердемме икән, юкмы, сүнде дә китте. Нишлисең, микрофонсыз җырлап чыктым. Концерттан соң коридорда Камал театрының ул чактагы директоры Шамил Закиров көтеп тора. «Алинә, тавышыңның нинди көчле, бай булуын үзең аңлап та бетермисеңдер әле. Сиңа бит сәхнәдә беркем дә кирәкми! Бу тавыш белән берүзең чыгып, рәхәтләнеп вокаль моноспектакль куеп була. Шоу дип, бизәлешләр дип, башыңны катырма. Монда озак уйларга кирәкми, үз концертыңны оештыр». Янәшәдә генә Камал театры артисты Илдар Хәйруллин, Салават Фәтхетдинов басып тора. Билгеле, мин югалып калдым. «Шамил абый, минем концерт оештырырга финанс мөмкинлекләрем юк шул», – дип кенә әйтә алдым. Шамил абый исә: «Бүгеннән әзерләнә башла, сиңа Камал сәхнәсен бушка бирәбез», – дип, мәсьәләне хәл итте дә куйды. Хәлиткеч мизгел иде бу… Мин, дулкынланып, әзерләнә башладым. Бер көн кала, концертның режиссеры Илдар Хәйруллин шалтыратып: «Алинә, син хәзер утырып торасыңмы? Утыр әле, балам, мин сиңа аяктан егарлык хәбәр җиткерәм. Шамил Зиннурович вафат…» – димәсенме?.. Баштан аңламадым. «Инфаркт» сүзен ишеткәч, хастаханәдәдер дип өметләнәм бит әле. Әле дә авыр… Концертны чигердек, билгеле. Тамашачы алган билетларын кире кайтармады, зал тутырып килде. Мин исә шушы вакыйгалардан соң, сәхнәгә тугры булып калырга, тамашачыны алдамаска, һәрвакыт «тере» тавыш белән җырларга, мәгънәле җырлар гына башкарырга сүз бирдем. Башкача ул Шамил абый истәлегенә хыянәт булыр иде. Аннан соң бик күп вакыт узды. Әмма Камал театры бинасына атлап кергән саен, һаман да күз алдымда Шамил абый сурәте тора, колагымда аның сүзләре яңгырый.
 
– Тормышта төп киңәшчегез кем?
 
– Тормышта киңәшчесез булмый. Җыр сайлаганда иң беренче интуициягә таянсам, әнием, гаиләм киңәшләренә дә колак салам. Ирем төпле киңәшләрен бирә, кызым инде хәзер кием сайлаганда үз фикерен әйтә. Шулай да, иҗатта остазым Винера Ганиева – төп таянычым.
 
– Җыр сайлаганда ниндидер кагыйдәләрегез бармы?
 
– Туганнарны сайлап алмыйлар бит, Ходай Тәгалә аларны үзе бирә. Җырлар да миңа Ходай бүләге кебек. Сиңа насыйп булган җыр ул башта ук якын була: мәгънәсе ягыннан да, көе ягыннан да.
 
– «Әллүки», «Гөлҗамал»ны башкару алымыгыз үзенчәлекле. Ул нәрсәгә корылган, аңлатып үтегез әле. Шунысы да бар: кемдер кабул итә аны, кемдер юк. Ни өчен кабул итмиләр, дип уйлыйсыз?
 
– Сәхнәгә чыкканда, үзенчәлекле итеп башкарыйм әле дип чыкмыйсың инде. Ул үзеннән-үзе шулай килеп чыга. Шул ук «Гөлҗамал» бүген бер төрле, иртәгә бөтенләй икенче төрле яңгырарга мөмкин. Дөрес, нинди тамашачы тыңлаячагын исәпкә алам. Мәсәлән, авылда халыкчан башкарам, монда тамашачының төрле тәҗрибәләрне аңламаячагын һәм кабул итмәячәген яхшы аңлыйм. Ә Опера театрында чыгыш ясарга туры килсә, академик юнәлешне сайлыйм. Гомумән, мин күбрәк әзерлекле тамашачы алдында чыгыш ясыйм. Алар исә гади башкаруны түгел, эксклюзив чыгыш, яңалык көтә. Андый чакта микс ясыйсың, төрле алымнар кулланасың. Чыгышларымны кабул итмәделәр дип әйтә алмыйм, тамашачыдан андый реакция килгәне юк. Бер тапкыр гына «урыс кебек улыйсыз» дип әйткәннәре булды. Мөгаен, ул кеше халыкчан башкаруны теләгәндер. Нәрсә дип әйтим: мин – совет заманында туган, совет тәрбиясе алган кеше. Әнием Любовь Анатольевна – рус милләтеннән, ул – тормышымдагы иң кадерле, иң матур, иң киң күңелле кеше, һөнәре буенча педагог. Мин аны чиксез яратам. Әти-әни берәү генә. Аллаһы Тәгалә миңа шушы гаиләдә туарга, шушы тәрбияне алырга һәм татар җанлы кеше булып формалашырга насыйп иткән, мин моның белән горурланам. Әйе, миндә украин, поляк, рус, татар каны ага. Яңадан тормыш башларга туры килсә дә, шушы язмышымны үзгәртмәс идем. Әниемнең аякларын үбеп рәхмәт әйтәсем килә. Чөнки бүгенге Алинә Шәрипҗанова – аның җимеше, аның тырышлыгы.
 
– Сәхнә нәрсәне кичерми?
 
– Сәхнә дисциплина бозганны яратмый, монда үзеңне гел тонуста тотарга кирәк. Бу – сәламәтлекне кайгырту, яхшы кәефтә булу дигән сүз. Тагын ул ясалмалыкны кичерми һәм үзенә тугры булуны таләп итә. Димәк, сәхнә хыянәтне, ялкаулыкны кичерми. Минем репертуарымда 600дән артык җыр, бәлкем, күбрәктер тә. Мин аларның барысың да сүзләрен белергә тиеш.
 
– Тәнкыйтьне кабул итәсезме?
 
– Кешеләр никадәр булса, фикерләр дә шулкадәр. Тәнкыйтькә беркайчан да ачуланганым да, үпкәләгәнем дә юк. Аек акыл белән кабул итәм. Иң кызыгы: аның бит кайсы башкаруның дөрес, кайсының ялгыш икәнен дә төгәл генә әйтеп бирә алучысы да юк. Мәсәлән, мәрхүмә әбием Камилә – Саратов өлкәсеннән, ул халык җырларын киң итеп, ачык аваз белән җырлый. Ә кайбер кешегә бу киңлек ошамый.
 
– Татарстан Рәисе каршында Мәдәният Советы бар. Әгәр сезне шушы комиссия алдында чыгыш ясарга чакырсалар, мәдәнияттә нинди төп 3 проблеманы аерып күрсәтер идегез?
 
– Дәүләт оешмаларында эшләгән артистларга игътибар комачауламас иде. Мәсәлән, без Казан шәһәр филармониясендә эшлибез һәм килешәсездер, безнең чыгышлар радио-телевидениедә сирәк ишетелә. Бүген массакүләм мәгълүмат чаралары ротациягә эшли. Бу – җырны эфирга чыгару өчен дә түләү дигән сүз. Ул бик кыйммәт тора. Шушы юнәлештә ярдәм булса, әйтик, грант системасы эшләнсә, яхшы булыр иде. Эфирларның сыйфаты да яхшырыр иде, миңа калса. Икенчедән, гастрольләр оештыруда ярдәм итсеннәр иде. Безгә бит күп тә кирәкми, кем әйтмешли, алтын кашыктан ашамыйбыз. Казан чаралары белән генә чикләнмичә, татар яшәгән бөтен җирләрне колачлыйсыбыз килә, шул гына. Өченчедән, татар балалары өчен радио булдырыйк, дип әйтер идем. Яисә Татарстан радиостанцияләрендә балалар өчен аерым татарча тапшырулар эшләнсен иде. «Бим-радио»да «Татарча өйрәник» дигән тапшыру бар иде. Шәп иде ул. Гади, үтемле, истә кала торган. Булсын иде шундый тапшырулар «Болгар радиосы»нда да, «Татар радиосы»нда да. Берсе дә артык булмас иде.
 
– Тормыш кагыйдәләрегез нинди?
 
– Тугры булырга. Гаиләгә. Ватанга. Сәхнәгә.
 
– Хәтерлим әле, беренче әңгәмәләрдә татарча бик начар сөйләшә идегез, хәзер бик шома. Җыр ярдәмендә телгә өйрәнеп буламы?
 
– Телне үзләштерергә җыр ярдәм итә, билгеле. Күбрәк китап укырга, сөйләшергә кирәк. Ниндидер телне өйрәнәм дисәң, шул телнең мохитен булдырырга кирәк. Икенчедән, оялмаска. Шундый кешеләр бар: матур гына сөйләшә башлыйлар да тукталалар. Акценттан оялабыз, cүзләрне дөрес кулланмыйбыз дип куркабыз, диләр. Курыкмаска кирәк, ничек булса да сөйләшергә. Тора-бара тел шомара ул.
 
– Балаларыгыз татарча беләме?
 
– Балаларым татарча сөйләшергә тырышалар, татар мәктәбендә укыйлар. Мин аларга оялмагыз, татарча сөйләшегез, дип әйтәм. Үзем, кая гына барсам да, татарча сөйләшәм.
 
– Кайвакыт җырчылар интернетта проблемалар, бәхәсле моментлар белән бүлешә. Моңа ничек карыйсыз? Ялгышмасам, үзегез дә энегез белән булган аңлашылмаучылык турында сөйләгән идегез кебек.
 
– Бөтен бәла шунда: мин алдаша алмыйм. Мәсәлән, бер тапшыруда алып баручы энекәшем хакында туп-туры сорады һәм мин турысын җавап бирдем. Икенче тапшыруда да шундый хәл булды. Кемдер яшерә белә, ә минем – эчемдәгесе тышымда шул. Ләкин мин андый хәлләрне популярлыкны арттырырга дип махсус оештырмыйм.
 
– Сезнең һөнәрнең нинди кимчелекләре бар?
 
– Безнең һөнәр тырышлык ярата. Ялкауланырга һич кенә дә вакытыбыз калмый.
 
– Ә уңай яклары?
 
– О, ул гел плюслардан гына тора! Күңел ачасың, аралашасың, матур күлмәкләр киясең (көлә).
 
– Балаларыгызны нәрсәдәндер тыясызмы? Алар да сәхнә кешесе булырга теләсә, риза булачаксызмы?
 
– Начар нәрсәләрдән тыябыз. Ә калганы – үз кулларында. Сәхнә кешесе булам дисәләр, тыймаячакбыз. Булдыра алганча ярдәм итәрбез. Нинди генә һөнәрне сайласалар да, күңелләре саф булып калсын, ярдәмчел, тәртипле, миһербанлы булсыннар.

Блиц—сораштыру
– Алинә Шәрипҗановадан хатын—кызларга 3 киңәш.
 
– Хатын-кыз мәхәббәт өчен туган, шуны онытмагыз. Үзегезне яратыгыз, кабатланмас якларыгыз белән горурланыгыз, камилләшегез, дөньяны яратыгыз.
 
– Ир—егетләргә 3 киңәш.
 
– Намуслы, ышанычлы булыгыз. Гаиләгә тугрылыклы булыгыз. Ватанга тугры булыгыз.
 
– Сез – үз бәясен белә торган җырчы. Хәзер дә шулаймы?
 
– Хәзер дә бернәрсә үзгәрмәде.
 
– Сезнең өчен тыелган тема бармы?
 
– Тыелган тема юк, теләсә кайсы сорауга җавап бирә алам.
 
– Нәрсә ул – бәхет?
 
– Репертуарымда «Гомер бәйрәме» (Тәслимә Низами сүзләре) дигән җыр бар. Анда «һәрбер туган көнем – үзе бәхет, күңелкәем минем яшь һаман» дигән сүзләр бар. Яшәү – үзе бәхет. Шуңа инанып, шулай дип уйлап яшәргә кирәк.
 
Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 24.06.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»