|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.06.2023 Шоу-бизнес
Лилия Биктимерова тормыш иптәше Фәдис Ганиев белән ничек танышкан?Лилия Биктимерова тормыш иптәше Фәдис Ганиев белән танышып кавышкан вакытларын исенә төшергән. "2000 елда училище тәмамлаганнан соң, эшкә урнашырга дип Уфа филармониясенә килдем. Фәдис Ганиевка аның төркемендә җырлау теләген белдердем. Ә ул: " Минем төркемдә әлегә җырчылар җитәрлек", - дип мине кире какты. Укытучым Фәрзәнә ханым Фәдис янына барып: "Лилия бит синең төркемдә генә җырлыйм дип әйтә. Ул да синең кебек калын тавышлы, һәм синең яклардан...", - дигәч кенә мине төркемгә алдылар.
Соңынан аның белән якыннан танышып китеп, очраша башладык. 2003 елдан бергә яшибез.
ЗАГСка язылышырга бару бик кызык килеп чыкты. Президент безгә фатир бирергә дип кул куйды. Ә ул вакытта никахыбыз законлы рәвештә теркәлмәгән иде. Шуңа күрә барысы да ашыгыч барды. Ул көн бүгенгедәй хәтердә: өстебездә джинс кием - Мендельсон маршы уйный. Һәм без ЗАГС залына көлә-көлә керәбез.
Фәдис белән 20 ел гомер итәбез. Тормыш юлдашым итеп аны сайлаганга бер дә үкенмәдем. Ә менә ул, бәлки, үкенгәндер дә. Мин бит өйдәгеләргә бер дә тынгылык бирмим: кирәк икән - иртәнге алтыда уятам! Йокысы туйганмы-туймаганмы - сорап тормыйм. Гөлназ кызым миңа: " Әни, синең белән яшәгән ир-атка Аллаһ ярдәм бирсен", -ди инде.
Фәдис - идеаль әти. Балалар өчен үлеп тора. Аның янында үземне бәхетле хис итәм", - дигән Лилия Биктимерова.
Ләйсән КАСПРАНОВА |
Иң күп укылган
|