|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.06.2023 Язмыш
Мин бит әле бик аз яшәдем...Әкрен генә кар ява. Кышның соңгы көннәре. Бөтен җирне сафлык каплап алган. Нинди матур бу дөнья! Әле шуңа сөенеп яшәргә дә яшәргә иде дә бит... Соңгы елларда Наҗия каядыр ашыкты, йөрәге нидер буласын сиздереп, эче пошты. Уйлап карасаң, һәркемнең үз язмышы. Бәхетлеләр дә, ачы язмышлылары да, өзелеп сөйгәннәре дә, хыянәт утында янганнары да, кемнедер нахакка рәнҗетеп гомер буе үкенеп яшәүчеләр дә, Наҗия кебек өмет уты сүнеп, каты авыручылар да бардыр. Тормыш бит бу...
Соңгы вакытларда На¬җия¬нең нигәдер гел башы әйләнә, хәле китә, бер эшкә дә кулы бармый. Тормышлары ал да гөл, гел уңай якка гына бара иде югыйсә. Иренә дә әйтеп тормыйча, табибка күренергә булды Наҗия. Табиб аны озак кына тикшергәннән соң, тиз арада анализлар тапшырырга кушты.
- Ике көннән нәтиҗәләре билгеле булыр. Әлегә менә шушы даруларны эчә торыгыз, - дип дөресен әйтергә кыймыйча, саубуллашып озатып калды.
Шул даруларны эчкәннән соң Наҗиягә җан кереп киткәндәй булды, хәле җиңеләеп китте. Өйләрен җыештырды, ире Камил һәм балалары кайтуга тәмле ризыклар пешереп, аларны шатланып каршы алды. Икенче көнне Наҗия табиб янына елмаеп килеп керде.
- Аллаһыга шөкер! Дару¬ларның файдасы булды, зур рәхмәт сезгә, - дип күчтәнәчләрен сузды.
Ул арада анализларның нәтиҗәләрен кертеп бир¬де¬ләр. Укып чыккач, табиб үзенең шикләнүләренең дө¬рес булып чыгуын аңлады. Йөзеннән елмаю да китеп өл¬гермәгән бу хатынга дө¬ре¬сен ничек әйтергә бел¬мичә, җитди кыяфәт алды да:
- Мин сезгә дөресен әйтергә тиеш. Сез соңга калып килгәнсез. Сезнең ашказаныгызда рак авыруы, яман шеш. Ел саен диспансеризация үтмәдегезмени? Ракның иң беренче билгеләре хәлсезлектән башлана бит, - диде ул.
Наҗиянең күз аллары караңгыланып китте, аңы томаланды, колаклары берни ишетмәс булды. Сулышы кысылып, егылмас өчен нәрсәгәдер тотынып торып басты. Табиб тиз генә шәфкать туташын чакырып, су сорады, дару каптырды, тәрәзәне ачып куйды. Бераз хәл алгач, Наҗия акрын гына урамга чыкты. Дөньяны яңа гына күргәндәй, күккә карап, озак кына басып торды. Акрын гына сумкасыннан көзгесен алып, күз яшьләрен сөртте. Йөзе ап-ак булган, бераз тузгыган чәчләрен рәтләп, төй¬нәп куйды. Кайнар күз яшь¬ләре тау чишмәседәй бә¬реп чыктылар, такмаклап-такмаклап, үксеп елады хатын. Әллә нинди сәер халәт кичерде шул чакта ул. Аңы да әллә кайда адашып, зиһенен томалады. Киләчәккә өметне өзүдән дә авыррак нәрсә юктыр ул. Хәер, бу якты дөньяга беркем дә мәңгелеккә кил¬мә¬гән, үз вакыты җитүгә һәрбер кеше китәчәк. Тик беркемнең дә иртә китәсе килми.
“Миңа бит нибары 41 яшь, мин бит әле бик аз яшәдем. Бәхетле ана, сөекле хатын булып яшәргә насыйп булмаган күрәсең миңа”, - дип сыкранды Наҗия. Өенә кайтып, тупсасына утырып үксеп-үксеп елаганда, балаларын ияртеп ире кайтып керде. Берсен мәктәптән, икен¬чесен балалар бакчасын¬нан ала кайткан. Балалары йөгереп килеп, әниләрен кочакладылар, ашыга-ашыга көннәре ничек узганын сөйли башладылар. Ә ире ни әйтергә белми шаккатып калды.
- Ни булды, Наҗиям? Бе¬рәр начар хәбәр алдыңмы әл¬лә? Ник елыйсың? - дип, аның дерелдәгән кулларын учына алып, сыйпый-сый¬пый юатырга кереште. Өйгә кергәч, Наҗия барысын да иренә сөйләп бирде. Ир бу кур¬кыныч хәбәрдән сыгылып төште.
- Юк, бу дөрес түгелдер. Иртәгә үк барып яңадан тикшерелербез. Менә күрерсең, ялгышканнар табиблар! Кайгырма, бәгърем! Яхшыга юрыйк! – дип, җанына урын таба алмыйча, ишегалдына чыгып китте.
Тик Наҗиянең уйлары еракта, башка дөньяда иде инде. Бу дөнья аңа төш кебек тоела башлады. Ире барып табиблар белән сөйләште. «Аңа башка анализлар бирергә кирәкми, чит илдә дә ярдәм итә алмаячаклар, хатыныңа ике ай тирәсе яшисе калган. Гел янәшәсендә булыгыз, ба¬лаларны да акрын гына ия¬ләштерә башлагыз. Соңга кал¬гансыз шул. Менә бу дарулар бераз ярдәм итеп торыр», - дип рецепт язып бирделәр.
Наҗия балаларына элеккечә яхшы, яраткан әниләре булырга, авыруы турында белгертмәскә тырышты. Аның күңеле, йөрәге ниләр кичер¬гәнне үзе генә белде...Билгеләнгән көн якынлашкан саен хәле авырая, беркем¬не дә танымый башлады ул. Ире Камил дә ни эшләргә, ничек ярдәм итәргә белми, чарасыз калды. Әмма ни хәл итәсең. Аллаһыдан узып булмый...
Урамда акрын гына кар ява. Наҗия күзләрен мәңгелеккә йомды. Аның гәүдәсен күтәреп, ап-ак кар өстендә эзләр калдырып, мәңгелек йортка алып киттеләр.
Яз килүен белгертеп карлар эреде, тормыш дәвам ит¬кәнен белдереп кояш якты нурларын сипте. Берничә елдан Камил өйләнде, йортка киң күңелле, әйбәт хатын килде. Балалар үсеп, гаилә корып, тормыш итә башладылар. Акрын гына үткәннәр онытылып бара. Һәр ел саен әниләре кабере өстенә карлар ява һәм эри тора, язларны алыштырып, җәйләр килә. Тормыш дәвам итә.
Наҗиянең кабере шау чәчәктә, аны балалары карап, тәрбияләп торалар. Камил дә, Наҗия каберенә килеп, Коръән укып, бергә булган чакларын искә алып яши.
Фото: пиксабай
Саимә МОРЗАХАНОВА |
Иң күп укылган
|