|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.06.2023 Җәмгыять
Татарстанда аварияләр күп була торган районнар исемлеге билгелеБүген Татарстан Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясендә (ЮХИДИ) юл-транспорт һәлакәтләре саны буенча лидер булган районнар игълан ителде. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасының юл хәрәкәте иминлеге баш дәүләт инспекторы Рөстәм Гарипов сөйләде. «Без районнарда аварияләр саны буенча даими рәвештә статистика алып барабыз, бездә Татарстанның ун районы буенча шундый күрсәткечләр бар. Беренчеләр исемлегенә Бөгелмә, Яшел Үзән һәм Биектау районнары керде. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда анда юл-транспорт һәлакәтләре артты», – дип белдерде Татарстан Республикасының юл хәрәкәте иминлеге баш дәүләт инспекторы.
Фото: фрипик.ком
--- |
Иң күп укылган
|