|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.06.2023 Хәвеф-хәтәр
Әниләре бала тудыру йортында вакытта 5 балалы гаиләнең йорты янганБашкортстанда Кушнаренко районының Әхмәт авылында биш балалы гаилә яшәгән йорт янган. Сәбәбе шаккаткыч. МЧС мәгълүматлары буенча, янгын чыккан көнне ана яңа туган баласы белән дәваханәдә яткан. Әтиләре балаларның берсе белән алар янына киткән. Өйдә тагын өч сабый калган. Берсе табада йомырка пешерергә җыенган. Газны кабызып, май салган һәм терлекләрне карарга чыккан. Кергәндә барысы да ут эчендә булган.
Балаларның берсе дә зыян күрмәгән.
Урынга Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Әхмәт авыл Советының ирекле янгын сүндерү командасы көчләре һәм чаралары чыга. Янгын сүндерелгән.
Гаилә вакытлыча туганнарында яшәячәк.
Фото: Телеграм-канал @mchsrb01
Автор:Резеда Галикәева
--- |
Иң күп укылган
|