|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.06.2023 Сәясәт
Путин мобилизация һәм срочникларны хәрби операциягә җибәрү турында сүзләргә аңлатма бирдеХәзерге вакытта Россиядә махсус хәрби операция уздыру зонасына срочникларны җибәрү ихтыяҗы юк, дип белдерде Президент Владимир Путин хәрби корреспондентлар һәм блогерлар белән очрашуда. Ул шулай ук өлешчә мобилизациянең икенче дулкыны турында имеш-мимешләргә комментарий бирде, хәзер мондый планнарның да булмавын әйтте. «Хәзер «срочниклар». Элек тә әйтелгәнчә, аларны махсус хәрби операция уздыру зонасына, ә ул Новороссия һәм Донбасста бара, без әйткәнчә, без аларны анда җибәрергә җыенмыйбыз, һәм хәзер дә шулай», – дип китерә Путинның сүзләрен Татар-информ.
Өстәмә мобилизация турында сөйләгәндә, ул билгеләп үткәнчә, «кайбер җәмәгать эшлеклеләре» тагын миллионга якын хәрби җыярга чакыра. «Ләкин бу безнең нәрсә теләвебездән тора», – дип өстәде Президент.
Путин шулай ук хәбәр иткәнчә, бүгенге көнгә 150 мең контрактчы, хәрби хезмәткә үз теләге белән алынучылар белән бергә 156 мең кеше җыелган. Соңгы атнада, аның сүзләренчә, контракт белән 9,5 мең кеше хезмәт итәргә киткән.
«Бу шартларда Саклану министрлыгы, әлбәттә, мобилизациягә бернинди ихтыяҗ булмавы турында доклад бирде», – дип белдерде Путин.
Исегезгә төшерәбез, Президент шулай ук Россиядә хәрби хәл кертү кирәклеге булмавын, әмма, Украина ягыннан чик буе төбәкләренә һөҗүмнәр фонында, «кайбер мәсьәләләр буенча җентекләбрәк эшләргә кирәк» икәнен белдерде.
Фото: Кремлин.ру
--- |
Иң күп укылган
|