|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.06.2023 Җәмгыять
Вильфанд Татарстанда көчле кыраулар турында кисәттеТатарстанда һәм Идел буеның башка төбәкләрендә сишәмбе һәм чәршәмбе, 13 һәм 14 июньдә, шактый көчле кырау көтелә. Бу хакта ТАСС агентлыгы Россия Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән хәбәр итә. «Татарстанда, Башкортстанда, Пермь краенда <…> -3 градуска кадәр кырау була», - диде белгеч.
Моннан тыш, Көньяк Себердә (Томск, Новосибирск, Кемерово өлкәләрендә) якындагы ике төндә - 2 градуска кадәр кырау фаразлана, анда 15 көн диярлек +35..+40 градуска кадәр эсселек булган. Шулай ук Уралда (Чиләбе, Свердловск, Курган өлкәләрендә), Иркутск өлкәсендә дә кырау фаразлана, дип яза Татар-инфрм.
«<…> ә Төмән өлкәсенең көньягында - 5 градуска кадәр кырау төшәргә мөмкин», - дип ачыклык кертте Вильфанд.
«Татар-информ» Татарстанда кабат кырау көтелүе турында хәбәр иткән иде. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге белдерүенчә, ул көчле булмаячак.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|