|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.06.2023 Мәдәният
«Татаркино» Мәскәүдә «823 чакрым» фильмын тәкъдим итте (ФОТО)Шушы көннәрдә Әмирхан Еники хикәяләренә нигезләнеп төшерелгән «823 километр» фильмы тамашачыларга тәкъдим ителде. Әлеге фильм Россия Кинематографистлар берлегенең Үзәк кино йортында күрсәтелде. Фильмны «Татаркино» мәдәният учреждениесе директоры һәм кинотасманың продюсеры Миләүшә Айтуганова тәкъдим итте. Фильм татар әдәбияты классигы Әмирхан Еники әсәрләре мотивлары буенча режиссерлар Ирек Хафизов һәм Әмир Галиәскаров тарафыннан төшерелгән. Фильмда Әмирхан Еникиның өч әсәре – «Кем җырлады», «Матурлык» һәм «Бер генә сәгатькә» хикәяләре берләштерелгән. Валерея Байкиева тарафыннан рус телендә язылган киносценарийны Әмирхан Еники иҗатын өйрәнүче әдәбият галиме Гөлфия Гайнуллина язучы теленә якынлаштырып тәрҗемә иткән.
--- |
Иң күп укылган
|