поиск новостей
Бүген кемнәр туган
  • 01 Май
  • Мирза Мәхмүтов (1926-2008) - галим
  • Мөҗип Низамиев - мәдәният хезмәткәре
  • Римма Ратникова - дәүләт эшлеклесе
  • Атлас Гафиятов - журналист
  • Әлфинур Хисами - журналист
  • Мөршидә Кыямова - журналист
  • Кави Латыйп (1927-2008) - язучы
  • Мансур Шиһапов (1940-2022) - шагыйрь
  • Вакыйф Нуруллин - язучы
  • Резеда Вәлиева (1930-2022) - шагыйрә
  • Тәүфикъ Әйди (1941-2001) - язучы
  • Фатих Сибагатуллин (1950-2022) - дәүләт эшлеклесе
  • Тәлгать Хәмәтшин - радиодиктор
  • Надия Фәхретдинова - рәссам
  • Әхмәт Исхак (1905-1991) - шагыйрь
  • Майя Вәлиева - язучы
  • Мирсәй Гариф - язучы
  • Әсгать Салах - язучы
  • Фарил Фатыйхов - көрәшче
  • Тәүфикъ Сәгыйтов - журналист
  • Азат Ганиев (1942–2012) - язучы
  • Хәмид Мәткәримов - җырлар авторы
  • Бәшир Рәмиев - уйлап табучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
11.06.2023 Шоу-бизнес

Зөлфәт Зиннуров: "Әти ике-өч тапкыр гына төшкә керде, анда да..."

Радио һәм телевидениедә тапшырулар алып баручы, шансон стилендә җырлаучы Зөлфәт Зиннуровны Саба егете дип беләләр. Әмма, чынлыкта, ул Теләче районында туган.

– Теләче районы Югары Кибәхуҗа авылында тудым. Әти шунда мәктәп директоры булып эшләде. Тик Теләчедә озак яшәмәдек, 9 айдан соң әтинең туган ягы Бигәнәйгә киткәнбез. Аннан соң инде Сабада ике катлы йорттан бирелгән фатирга күчендек. Гаиләдә без ике бала – Алия исемле сеңлем бар. Ул кияүдә, гаиләсе белән Сабаның Тимершык авылында гомер итә.

– Зөлфәтнең балачагы ничек узды?
 
– Хәзерге балалар урамда уйнамый, телефон кочаклап өйдә яталар. Ә без урамнан кермәдек. Әти-әни: “Урамга чыкмыйсың”, – дип куркыта иде. Өйдә нишләп утырырга кирәк? Иң курыккан әйбер шул булды. Унбишләп бала җыелышып ишегалдында гөр килеп уйный идек. Әти-әниләр безгә Сабан туе бәйрәме оештыра иде, шундый күңелле була иде ул. Әтиләр кичләрен йә домино, йә карта суга иде. Без милиция бүлеге янында яшәдек. Шунда кереп концерт куйганмын, шигырьләр сөйләгәнмен. Аны әле дә сөйлиләр, көлеп искә алалар. Миңа кәнфит һәм башка күчтәнәчләр биргәннәр.
 
– Әтиең Шамил абый  күп еллар дәвамында Саба районы мәгариф бүлеген җитәкләде. Нинди әти иде ул?
 
– Әти – Россиянең һәм Татарстанның атказанган укытучысы. 2010 елда 55 яшендә вафат булды. Кинәт китте. Безнең өчен әти – авторитет, аның сүзе закон иде. Китап укырга яратты, тарих факультетын тәмамлаган ул үзе. Бер укыган китапны кат-кат укый иде. Эш дип янып яшәде, ял итә белмәде. Диңгез дә күрә алмады, дип үкенәм. Хәтере яхшы иде, барлык укытучыларның, укучыларның исемнәрен белде. Туган көннәрне дә яттан белә иде. Бүген кая гына барсам да, әти белән таныш булган кешеләр: "Әтиең шәп кеше иде, беркайчан безгә тел тидертмәде, безне гел яклады", – дип аны җылы итеп искә ала. Әти минем туйны, балаларны күрми калды. Сеңлемнең олы баласын гына күреп, сөеп өлгерде. Бик сирәк, ике-өч тапкыр гына төшкә керде әти. Анда да үлгән кебек түгел, исән дип күрдем. 
 
– Әниең Зөлфия апаны бик моңлы җырчы буларак беләм. Аның хәлләре ничек?
 
– Аллаһка шөкер, исән-сау яшәп ята. Әни – теш технигы. Лаеклы ялга чыккач, икенче көнне үк эшкә бармады. Әни 50 яшендә тол калды. Күпмедер вакыт узгач, үзенә иптәш табарга тәкъдим иткән идек, ләкин ул тыңларга да теләмәде. Бүген фольклор ансамбльләрендә җырлый, үзенә бик ошый. Элек тә җырларга ярата иде, мәҗлесләрдә әти белән җырлады. Әни 50 яшендә "права"га укыды, машинада йөри. Әлегә Казанга килергә курка.
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 11.06.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»