|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.06.2023 Криминал
"Села и всё!": 24 яшьлек исерек кыз машина урлаганКичә төнлә Башкортстанның Авыргазы районында яшәүче 52 яшьлек ир үз ихатасыннан машинасы югалуын белгәч, полициягә мөрәҗәгать иткән. ДПС инспекторлары шундук эзләргә чыкканнар һәм күп тә үтми автомобильне Түбәнге Ләкәнде авылы янында тапканнар. Ул юл һәлакәтенә очрап, читкә очкан. Руль артында 24 яшьлек кыз исерек хәлдә булган. Килеп тапканда ул исән-сау, имгәнмәгән, машина эчендә йоклап яткан.
Кызны уятып, тикшергәннәр, сорау алганнар. Аның машина йөртү таныклыгы бөтенләй булмавы ачыкланган. Исерек хәлдә алкотестер белән тикшерү узудан да баш тарткан.
Ни өчен кеше машинасын алып качуын һәм исерек хәлдә руль артына утыруын аңлата алмаган. "Не могу сказать. Села и всё!", - дигән.
ЮХИДИ базасы мәгълүматлары буенча, бу кызны полиция хезмәткәрләре 2021 елда да чит машина руле артында исерек килеш тоткарлаган булган.
--- |
Иң күп укылган
|