|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.06.2023 Җәмгыять
![]() Җәйгә балалар өчен иң яхшы шөгыльләр ИСЕМЛЕГЕҖәй - иң күңелле вакыт! Ләкин кайбер балалар җәйге каникулларда нәрсә белән шөгыльләнергә белми һәм вакытны бушка үткәрә. Шуңа күрә "ШАЯН ТВ" каналы алар өчен иң яхшы шөгыльләр исемлеге әзерләгән. - Көненә 30 000 адым узарга. - Вакытны кояш сәгатьләре буенча белергә. - Учакта тәмле ризык әзерләргә. - Салават күперен күрергә һәм теләк теләргә. - Яңгыр астында йөрергә. - Урманга җиләк җыярга яисә гөмбәгә барырга. - Кыр чәчәкләреннән тәкыя үрергә. - Үлән өстеннән яланаяк йөрергә. - Дуслар белән пикникка чыгарга. - Елгада яки күлдә су коенырга. - Таганда атынырга. - Гамакта йокларга. - Чикерткә тотарга. - Болытларны карап, үлән өстендә ятарга. - Җәйге фотосессия үткәрергә. - Агач утыртырга. - Таң каршыларга. - Йолдыз атылганын күзәтергә. - Кошлар сайравын тыңларга. - Татлы мамык ашарга. - Кыр чәчәкләре бәйләме җыярга. - Агачны кочаклап, аннан энергия алырга. - Бакчада эшләргә. - Туйганчы йокларга.
--- |
Иң күп укылган
|