|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.06.2023 Мәдәният
Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты Рәшит Сөләйманов вафатКайгылы хәбәр килеп иреште. Хаҗи-әкбәр, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты Рәшит ага Сөләйманов вафат. Мәрхүмне озату мәрәсиме бүген 11.00 сәгать тирәсендә, Себер тракты, 31а йорт адресы буенча (элеккеге 15 нче шәһәр хастахнәсе) янында булачак, дип хәбәр итә "Тәртип радиосына" шагыйрь-композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Наилә Яхина. Рәшит абый күптән түгел "Тәртипле иртә" тапшыруында кунак булган иде. Әлеге очрашуның видеосы да сакланган. Тапшыру ахырында тыңлаучыларыбызга бик матур теләкләрен җиткерде. Бу аның мәңгелеккә саубуллашуы, бәхилләшү булган икән...
Рәшит ага хакында күңелләрдә бары тик якты уйлар гына сакланачак. Урыны оҗмахта булсын!
Фото: скриншот
--- |
Иң күп укылган
|