|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.06.2023 Хәвеф-хәтәр
12 автомобиль бәрелешкән, 16 кеше зыян күргән3 июнь иртәсендә Санкт-Петербургта 12 автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә 16 кеше зыян күргән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының шәһәр буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте. Юл-транспорт һәлакәте София урамында 52 нче йорт янында булган, дип билгеләп үтелә. Фрунзе районында авария турындагы мәгълүмат 3 июньдә 08:43 сәгатьтә килгән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүгә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан өч берәмлек техника һәм 15 кеше җәлеп ителгән.
Һәлак булучылар турында мәгълүмат юк.
--- |
Иң күп укылган
|