|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.05.2023 Шоу-бизнес
![]() Әнвәр Нургалиев: "Без белмәдек тә..."Уфада Әнвәр Нургалиевның концертлары гөрли. Җырчы болай дип уртаклаша. «Тамашачым, зурлаганыгыз өчен бик зур рәхмәт. Балаларыбыз Салман белән Сәид тә безнең белән, Аиша гына килмәде (Чишмәдә туганнан туган апалары белән калды). Малайлар традиция буенча концертыма килде, тик бу юлы – әнисез. Мең рәхмәт халкыма, безнең кайгыны уртаклашкан өчен. Дианага багышланган җырны бөтен тамашачы басып тыңлады. Без, туганнары, безнең сеңлебезне шулай яратуыгызны, хөрмәт итүегезне белмәдек тә», – дип язган җырчы социаль челтәрләрдә.
«Гомерләр бер генә» җырын нәкъ менә Диана хит ясавы хакында әйтә җырчы.
…Барыбыз да кунак бу дөньяда.
Кемгә күпме язган:
Кем – соңрак, кем – алдан…
Барысы да язмышның кулында,
Барысы да Ходай кулында…
Диана Сәфәрова Әнвәр Нургалиевның бертуган апасының кызы. Аның юл һәлакәтендә гомере өзелде, 3 баласы ятим калды.
--- |
Иң күп укылган
|