|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.05.2023 Шоу-бизнес
Сөмбел Билалова баласын югалтуы турында: "Аяк астыннан җир китте..."Татар эстрадасының популяр җырчысы Сөмбел Билалова «Сөйләшергә кирәк» тапшыруында зур интервью биргән. Ул иң «авырткан җиргә тиюче» сораулар турында фикер алышкан һәм үзенең шәхси тормышындагы үзәк өзгеч авыр чаклары хакында сөйләгән. «Без дә беренче балабызны югалттык. Яңа ел алдыннан мин, шатланып, Казанга кайткан идем, табибымны бәйрәм белән котларга бардым. «Килдең бит, әйдә, карыйбыз», – диде. Шунда баланың йөрәк тибешен ишетмәде. Башта үз кабинетында карады, аннары махсус яхшы аппаратлы бүлмәгә кертеп җибәрде. «Ишетелми», – диделәр. Анда аяк астыннан җир китте инде. Бик көтелгән бала иде. Бик тә ул вакытта бала табасым килгән иде. Мин ышанмыйча йөрдем, әнигә «тагын башка табиб янына барып карыйк» дидем. УЗИга бардык, анда да «юк» диделәр. Аннары аның үзенең процедуралары бит. Бу хәлне белгәч, ирем Мәскәүдән кайтып җитте...», – дип уртаклаша ул вакытлары турында Сөмбел Билалова.
--- |
Иң күп укылган
|