поиск новостей
  • 29.09 "Яратам! Бетте-китте!". Тинчурин театры 18:30
  • 29.09 "Беренче мәхәббәт" спектакле. "Мирный" мәдәният йорты 19:00
  • 29.09 "Город клоуна Пика" Кариев театры.11:00
  • 29.09 "Ася" Кариев театры. 18:30
  • 30.09 Ольга Бузова "Вот она я". Korston Club Hotel (Корстон). 19:00
  • 30.09 "Аферист" комедиясе. Тинчурин театры 17:00
  • 30.09 "Кошкин дом" Кариев театры.11:00
  • 30.09 "Сновидение принцессы" Кариев театры.18:00
  • 01.10 "Эх, алмагачлары" комедиясе. Тинчурин театры 17:00
  • 03.10 "Мәхәббәт баскычы" спектакле. Тинчурин театры 18:30
  • 04.10 "Мәдинә" спектакле. Тинчурин театры. 18:30
  • 05.10 "Гомер буе сине көтәм" мелодрамасы. Тинчурин театры. 18:30
  • 05.10 "Яратам! Бетте-китте!" комедиясе. Балтач районы мәдәният йорты 19:00
  • 06.10 "Аферист" спектакле. Тинчурин театры. 18:30
  • 07.10 "Яратам! Бетте-китте!" комедиясе. Тинчурин театры. 17:00
  • 08.10 "Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе" трагикомедиясе. Тинчурин театры 17:00
  • 10.10 "Утка очкан күбәләктәй…" романтик драмасы. Тинчурин театры 18:30
  • 11.10 "Акча бездә бер букча" спектакле. Тинчурин театры. 18:30
  • 11.10 "Яратам! Бетте-китте!" комедиясе. Яр Чаллы "Дк Энергетик". 18:30
  • 12.10 "Яратам! Бетте-китте!" комедиясе. Түбән Кама. ТЮЗ 14:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Сентябрь
  • Рәйсә Борһаниева - журналист
  • Лилия Муллагалиева - җырчы
  • Хәлил Әбҗәлилов (1896-1963) - актер
  • Габдрахман Минский (1906-1983) - язучы
  • Казанда фатир яки гостинка эзлим. До 20000 бар сумма кушылган. Хатын-кыз, 35 яшь, эшлим. 89656185452. Риелтор ярдәменә мохтаҗ түгел.
  • Узем белэн бер булмэле квартирада яшэргэ тэртипле татар кызы эзлим (22яшькэ хэтле) Квартира ТЦ Франт янында урнашкан(Фучика 86). Остановка якында гына. 18+ку 89083491021 только Ватсап!!!
  • Эшли торган "Akai"телевизорны сатыла. 2000 сум. Телефон 89178808466
  • Казанда жир сатып Алам 89274905164
  • Бертуган Касымовлар урамында урнашкан тулай торакта (дом 22/7) 18 кв.м.лы булмэ озак вакытка арендага бирелэ. Барлык унайлыклар да бар. Мэтро якында. Бэясе аена 10000 сум. Тел: 89274406960 Тулырак: https://matbugat.ru/ads/?page=3
  • Нарат куркэсе вареньесы, кара карлыган вареньесы.0,5л-300сум. Казан шэхэре, Азино. Тел:89655968637
  • Репититор по математике 89506676829
  • Информатика фәненнән мәсьәләләр чишәм, лаборатор практик эшләр эшлим. Берәм дәүләт имтиханнарына эзерләнергә булышам. Тел. 89534804492, Әлфия.
  • Яр Чаллы шәһәре Мир Проспекты 39нчы йорт (16 нчы комплекс) буенча урнашкан 3 бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Фатирда барлык унайлыклар да бар. Бәясе аена 17 мең сум + коммуналь түләүләр. Риелторларның борчымауларын сорыйбыз. Тел: +7 987 2561909.
  • Казан шэхэре Идел буе РАЙОНЫНДА БР. КАМИМОВЫХ 8 АДРЕСЫ БУЕНЧА ИКЕ БУЛМЭЛЕ ФАТИР САТЫЛА БЭЯСЕ 5800. МЕБЕЛЬЛЭР КАЛА ЯХШЫ РЕМОНТ. МЭКТЭП БАЛАЛАР БАКЧАСЫ ЯНДА ГЫНА. 89276753413
Архив
 
28.05.2023 Җәмгыять

"Башымны күтәрсәм, теге сихерче әби карап тора"

Бәләкәй чакта нык курка идек Хәдия ападан. Әнә бит авылда кичен койма тирәсендә җыелышкан әби-чәбиләр дә аның артыннан сихерче дип пышылдашып кала.

...Бервакыт җәй көне ике яшьлек улы белән әнинең сеңлесе безгә кунакка кайтты. Өлкәннәр бакча-мазар, хуҗалыкта әвәрә килгән арада миңа үземнән кечерәк энем, сеңлем һәм кунак егете Әнвәрне карап тору йөкләнде. Ике йорт аша гына яшәүче дустым Гөлия янына алып киттем боларны, аларның бакчасында комлык та бар, мәш килсеннәр шунда. 
 
Барып җиттек кенә дигәндә башымны күтәрсәм теге сихерче әби карап тора. Унике яшемә җитеп, күзгә-күз аның белән беренче очрашуым иде. Күзләре күк йөзе кебек, зәп-зәңгәр. Бите сызык-сызык, җыерчыкланып беткән. Аңа карадым да, тын калдым. Шундый самими, йөзеннән нур бөркелеп торган, алсу төстәге яулыгын бөркәнгән Хәдия апа ниткән сихерче булсын ди?! Үз уйларымнан үземә үк оят булып китте. 
 
– Бу кемнең малае сездә кунакта? – тавышы да шундый тыныч иде аның, энеләремнең, сеңлемнең башларыннан сөеп чыкты. 
– Матур апаның улы, – дидем пышылдап, бермәлне тамагым кипте. Миңа ияргән балалар сагаеп калды. 
– Төнлә елап чыга бугай? Елый, – диде Хәдия апа Әнвәрнең кулын сыйпап. Үзе сорау бирде, үзе шуңа ук җөпләп тә куйды. – Матур апаңа әйт, кич белән кояш баеганчы улы белән миңа килсен.
 
Уйный-уйный балалар комлыкта пычранып бетте. Ә мин ләм-мим сүз әйтмичә яннарында бераз утырып тордым да: «Ашыйсы килә», – дип, балаларны өйгә алып кайттым.
– Иртәрәк кайттыгыз бугай? – дип каршы алды әни безне.
– Әни, теге сихерче әби Әнвәр белән матур апага кояш баеганчы килергә кушты.
 
Әнием, аңладым, диде дә, балаларның кулларын юдырырга кушты. 
– Әни, ул бит сихерче.
– Кем?
– Теге каршы якта яшәүче әби. Аны себеркесенә утырып төнге күктә очып йөри дип сөйлиләр. 
– Авыл гайбәтчеләренең сүзен сөйләмә инде. Кеше шуның чаклы ничек рәхмәтсез була ала икән. Сыерлары авырса да, аның янына йөгерәләр, күзгә арпа чыкса да – аңа, билләре кузгалса да Хәдия апа янына чабалар. Салкын тиеп чирләсәләр дә Хәдия апа булыша. Ә үзләре аны сихерче дип атый. Үләннәр белән дәвалый ул. Кайбер авыруларны медицина гына дәвалап бетерә алмый, ә аның беркемгә дә каршы килгәне юк. Кечкенә балаларга күз тисә дә яшь әти-әни аңа чаба. Ул укыган догалар да шифалы бит. Хәтерлисеңме, өч айлык чагында Самира алганны-куйганны белми елады, эче авырткан икән. Табиблар бетәр, диде, ә баланың бүсере килеп чыкты. Менә Хәдия апага күрсәткәч, им-том белән балада бүсер дә юкка чыкты. Күпме авырлык күргән ул әби. Аның турында гайбәт таратучылар бу хакта белмидер дә әле. Заманында бик матур кыз булган ул, уналты яшендә әтисе, унсигездә әнисе чирдән үлеп киткән. Үзеннән биш яшькә кечерәк энесен буй җиткезеп өйләндергән. Соңрак сугыштан яраланып кайткан Ислам бабайга кияүгә чыкты ул. Бер-берсенә юаныч булып, шулай гомер иттеләр. Кызганыч, балалары булмады. Яшь чагында фермада эшләгәндә бик каты салкын тидергән булган Хәдия апа. Менә шул аны әни булудан мәхрүм иткән. Аның тормышы күпләргә үрнәк шул, бәбкәм. Ә аны сихерче диләр...
 
Боларны тыңлаганнан соң, оят булды миңа. Күпне күргән Хәдия әбигә рәхмәт әйтәсе урында аңа нахак сүз тагабыз икән бит. 
Кич белән матур апага ияреп мин дә бардым аның янына. Шул баруыбыздан соң Әнвәр елаудан туктады. Файдалы үләннәр, аларның дәвалау үзенчәлекләре турында рәхәтләнеп сөйләде Хәдия әби. Әле берничә тапкыр үзе белән болынга үлән җыярга да алып чыкты. 
 
Инде студент булып шәһәргә киткәч тә, аның белән аралашып тордым мин. Үлгәненә дә егерме ел буладыр аның, әле дә үтә бер җылылык белән искә алам “сихерче” Хәдия апабызны. Аның кебек эчкерсез, ярдәмчел башка бер әбине дә очратканым булмады. Урыны җәннәттә булсын. 
 
Фото: http://agryz-rt.ru
 

Лилия ГАЙНУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 28.05.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar
ПосейДОМ