|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.05.2023 Фаҗига
![]() Тукай районында Чулман елгасында баткан хатын-кызның мәетен таптыларВодолазлар Татарстанның Тукай районында Чулман елгасында баткан хатын-кызның мәетен тапты. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Кичә 63 яшьлек хатын-кызның Кызыл Чишмә авылы тирәсендә юкка чыгуы турында хәбәр иткән идек. Урынга Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре килде, дип яза Татар-информ.
Суга баткан хатын-кызның мәетен яр буена чыгарганнар, аны туганнары таныган.
Фото: фрипик.ком
--- |
Иң күп укылган
|