|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.04.2023 Шоу-бизнес
Илсөя Бәдретдинова: «Э-э-эх, кыз кирәк иде миңа»Татарстанның атказан артисты Илсөя Бәдретдинова хатын-кызларга багышлап кызыклы пост урнаштырган. Җырчы болай дип яза: "Кайчагында: «Э-э-эх, кыз кирәк иде миңа», – дип сөйләнеп йөрим дә, улым Нариманга карап, елмаеп куям. 2 чалбар, 3 футболка аның... Кием алыйк, дисәм, «миндә бар» ди. Аена 1 тапкыр чәч кистерә, сакалын кыра да – «красава».
Ә кыз булса? Әле анасына да охшаган булса?
Бигрәк күп кирәк инде безгә, әйеме? Мәсәлән, капрон колготки... Ни тыкырыгыма дип ертыла ул көн саен, авызыңакерим, ә?.. Узган елгы сумка быелгы курткага килешми... Бер җирдән йонны ал, икенче җиргә ябыштыр... Әле тагын тырнагы... Кашы... Мәсәлән, хайлайтер дигән бизәнү әйбере – ялтырасын өчен, пудра ялтырамасын өчен кирәк...
Әйдәгез, хатын-кызларга кирәк әйберләрне саныйбыз", – дип уртаклаша уй-фикерләре белән җырчы.
--- |
Иң күп укылган
|