поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
29.03.2023 Криминал

Татарстан прокуратурасы Галәвиевне гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итү таләбен белдерә

Бүген Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков Югары судта Казан гимназиясендә тугыз кешене үтерүдә гаепләнүче Галәвиев эше буенча чыгыш ясады.

ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткәнчә, Татарстан прокуроры судка Галәвиевне беренче биш елын – төрмәдә, аннары махсус режимлы төзәтү колониясендә җәза срогы үтү шарты белән гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итәргә тәкъдим иткән.
 
«Гаепләнүчедән Казан шәһәре Башкарма комитеты файдасына 1,4 миллион сум күләмендә матди зыян, ә зыян күрүчеләр файдасына 101 миллион сум күләмендә компенсация түләттерергә. Хөкем карары законлы көченә кергәнче сак астына алу рәвешендәге чик кую чарасын үзгәрешсез калдырырга», - дип белдерделәр күзәтү ведомствосында.
 
«Татар-информ» агентлыгы алдан хәбәр иткәнчә, әлеге фаҗига 2021 елның 11 маенда Казанның 175нче гимназиясендә булды. Тикшерүчеләр фаразлавынча, Галәвиев иртән гимназиягә килгән, биредә балалар һәм укытучыларга ут ачкан. Нәтиҗәдә, тугыз кеше һәлак булган, шуларның җидесе – балалар. 139 кешенең сәламәтлегенә авыр зыян килгән.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 29.03.2023
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»