поиск новостей
  • 29.02 Полиционер, җырлы-биюле комедия, Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Февраль
  • Алмас Нәзиров - дәүләт эшлеклесе
  • Әнисә Сабирова - актриса
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
  • Сдам комнату в общежитии в Казани по улице Хлебозаводская д 6 , порядочной, чистоплотной девушке. 89033060513
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Сдам комнату порядочной, чистоплотной девушке по улице Хлебозаводская д6.общежитие.89033060513
Архив
 
24.03.2023 Дин

Нәрсә ярый һәм нәрсә ярамый: уразага бәйле сорауларга ҖАВАПЛАР

Изге рамазан аена аяк бастык. Бүген – уразаның беренче көне. Бу чорда мөселман кешесе нәрсәләрне истә тотарга тиеш? Ураза тотканда нинди ялгышлардан сакланырга кирәк? Уразага бәйле сорауларыбызга «Рөстәм» мәчете имам-хатыйбы Исмәгыйль хәзрәт Биккинин җавап бирде.

– Сәхәр ашамыйча гына уразага керергә ярыймы?
 
– Әгәр кеше сәхәрне йоклап калдырса, ул вакытта аның уразага керергә хакы бар. Әмма белә торып сәхәр вакытын калдыру – ул мәкрүһ. Ник дигәндә, Мөхәммәд Мостафа салләллаһу гәләйһи вә сәлләм: «Сәхәрдә һәм ифтарда бәрәкәт бар», – дигән. Без, мөселман буларак, менә шушы бәрәкәтне алырга тиеш. Ул – Аллаһының бер бүләге. Сәхәребез һәрвакыт зур ризыктан булмаса да, ашыйсыбыз килмәсә, су эчеп, берәр җимеш ашап куйсак та, сәхәребез кабул булачак, иншалла. Сәхәрдә катнашу  үзенә күрә аерым бер гыйбадәт, пәйгамбәребезнең сөннәте булып тора.
 
– Иртән йоклап калып, ният кылынмаган булса, аны кайчанга кадәр кылып була?
 
– Кеше иртүк уянып, сәхәр вакытында ашамаган, иртәнге намаздан соң авызына бер ризык капмаган булса, ул өйлә намазына кадәр ниятләргә мөмкин. Рамазан аенда без ике ният кылабыз. Иң беренчесе – бу ай башланыр алдыннан без ай буе ураза тотарга ниятлибез. Ул ният безнең күңелебездә була. Икенче ният – көн саен, йоклар алдыннан булсынмы яки иң яхшысы – сәхәр вакытында – без Аллаһының ризалыгы өчен ураза тотарга ниятләп куябыз. Рамазан аенда кешенең ниятсез генә уразага керүен күз алдына да китерү кыен.
 
– Тырнак су үткәрми торган гель—лак белән буялган булса, ураза тоту рөхсәт ителәме? Гомумән, ураза тотканда бизәнергә ярыймы?
 
– Шәригать ягыннан караганда, әгәр хатын-кыз бизәнсә, аның уразасы бозылмый. Чөнки тән өстенә нәрсә дә булса сөртелсә – крем булсынмы ул, лак булсынмы – ул аның уразасын бозмый. Тырнактагы су үткәрми торган гель-лак уразаны түгел, тәһарәтне боза. Ник дигәндә, тәһарәт алган вакытта безнең тәнебезнең һәр өлешенә су тияргә тиеш. Әгәр ураза тоткан хатын-кыз бик нык бизәнсә, артык нык хушбуй сибенсә, ул вакытта уразаның әҗер-савабы кими. Шуңа күрә ураза тоткан хатын-кызның бизәнүе күзгә ташланып тормаска, ир-атларның игътибарын үзенә җәлеп итмәскә тиеш.
 
– Ураза тотканда хиджама ясарга рөхсәт ителәме?
 
– Ураза тоткан кеше кан алдырса, аның уразасы бозылмый. Ураза кешенең авызыннан, борыныннан ризык, су үтеп керсә генә бозыла. Ә тәнебездән кан алу, тән эченә дәва кертү, тән өстенә дәва сылау, ярага буялган дәваларыбыз уразаны бозмый.

– Балаңны үбү уразаны бозамы?
 
– Әгәр кеше – үзенең баласын, бала ураза тоткан әти-әнисен үпсә, ул уразаны бозмый. Әгәр ир белән хатын бер-берсен үбү аркасында аларның госелләре югалса, яки алар бер-берсенең селәгәен йотса, шул вакытта ураза бозылачак. Бу көнне казага калдырырга туры киләчәк.
 
– Уразадагы кеше, кызып, сүгенсә, аның уразасы бозылган саналамы?
 
– Уразаның мәгънәсе  ризыктан, эчемлектән, шәһвәтебездән, хәрам эшләрдән тыелу. Шуңа күрә уразалы кеше үзенең күңелен дә, тәнен дә Аллаһы ризалыгы өчен тыярга тырыша. Әгәр кеше ялгыш сүгенсә, ачуы купса, ул тәүбә итә (истигъфар китерә) һәм бу аның уразасын бозмый, ул аны дәвам итә. Әгәр кеше уразалы килеш махсус сүгенеп йөрсә, ул уразаның кыйммәтен югалта.

– Авыз ачар вакыт җиткәндә генә хатын—кызның күреме башланса, аның бу көнне тоткан уразасы бозыламы?
 
– Әйе, уразасы бозылачак. Ифтар вакыты җитәргә биш минут кала күреме килсә дә, бу көнне тоткан уразасын, казага калдырып, яңадан тотарга туры киләчәк. Аллаһы Тәгаләбез – рәхимле, шәфкатьле зат. Хатын-кызның көн буе тоткан уразасына әҗер-савап язачак. Ләкин шушы көн өчен җаваплылык бурыч рәвешендә кала. Шуңа күрә ул аны, рамазан ае тәмамлангач, кайтарырга тиеш булачак.
 
– Ураза тотмаган кеше ифтар мәҗлесенә барырга тиешме?
 
– Ураза тоткан кешегә авыз ачтыруның әҗер-савабы бик зур. Пәйгамбәребез: «Әгәр бер кешенең уразасын, ризык белән ашатып ачтырсаң, аның тоткан уразасы аркасында алган әҗер-саваплары сиңа да берәмлек дәрәҗәдә язылачак», – дигән. Ифтар мәҗлесләрендә кеше ашап кына утырмый, вәгазь дә тыңлый. Шуңа күрә аларның кешене ислам диненә якынайту ягыннан да әһәмияте зур. Шул ук бала- чагалар ифтар мәҗлесләренә ураза тотмаган килеш килә. Хәзрәтләр моны белеп тора. Ләкин шул рәвешле кешеләр, рамазан аенда ифтарларда катнашып, еш кына үзләре дә ураза тота башлый. Шуңа күрә ифтар мәҗлесләре – ураза тоткан кешегә генә түгел, ислам диненә якыная башлаганнар өчен дә зур мөмкинлек. Бер үк вакытта алар туганлык җепләрен дә ныгыта. Шуңа күрә ифтар мәҗлесләренә ураза тотмаган кешегә дә бару рөхсәт.
 
– Ураза тотучыга краб таякчыгы, креветка, мидия ише ризык ашарга ярыймы?
 
– Болар бар да ислам динендә тыелган ризыклар санала. Шуңа күрә ифтар мәҗлесләренә алар урынына балык ризыклары куйсак, хәерлерәк булачак.
 
– Хәләл булмаган ризык белән ялгыш авыз ачсаң, көне буе тоткан уразаң кабул булмый, диләр. Бу дөрестән дә шулаймы?
 
– Кеше, кояш баткач, нинди генә ризык белән авыз ачса да, аның ифтары кабул була. Хәрам ризык дигәндә, ике мәгънә бар. Аларның кайберләре тышкы яктан караганда хәләл кебек тоелырга мөмкин. Мәсәлән, ипи. Аның ничек пешерелгәнен бер Аллаһы Тәгалә генә белә. Әмма безнең өчен ул хәләл булып кала. Шул ук вакытта ачыктан-ачык хәрам ризыклар бар. Хәмер, дуңгыз ите, бисмилланы әйтмичә суелган мал ите – шундыйлардан. Ураза тотучы кешенең көндәлек тормышында бу хәрам ризыклар бөтенләй булмаска тиеш. Әгәр ул, үзе дә белмәстән,  хәрам ризык белән ялгыш авыз ачса, ифтар ифтардан китә, ураза, ният кабул ителә. Әмма шушы хәрам ризык өчен тәүбә итәргә кирәк, чөнки ул  догаларыбызның кабул булмавына китерергә мөмкин.
 
– Гайбәт сөйләү, гайбәт тыңлау уразаны бозамы?
 
– Аллаһы Тәгалә «Кодси» хәдистә: «Чынлап та, кеше ураза вакытында Минем – Аллаһның ризалыгы өчен шәһвәтен, ризыгын, эчемлеген калдыра. Кыямәт көнендә Мин аңа ризалыкны үзем бирермен», – ди. Ураза – эчке гыйбадәт. Әмма ул безнең тышкы тормышыбызга, телебезгә, күзебезгә дә тәэсир итәргә тиеш. Нәрсә белән? Әйтик, шул ук әдәп-әхлакның яхшы якка үзгәрүе белән. Гайбәт сөйләү, тыңлау уразабызны бозмый. Ләкин мәгънәсен юкка чыгара. Әгәр кеше гайбәт сөйләсә, аңа уразаны яңадан тотарга кирәк түгел. Ул аны каза кылмый. Ләкин пәйгамбәребез бер хәдисендә: «Сезнең төнге намазларыгыз, көндезге уразаларыгыз кеше хакыннан, гайбәттән, алдашудан, хәрам эшләрдән тыймаса, Аллаһ сезең гыйбадәтегезгә мохтаҗ түгел», – ди.
 
 
 
Изге айның фазыйләтләре
– Шәгъбан  аеның ахыргы көннәрендә вәгазь сөйләгәндә, Аллаһ илчесе болай дигән: «Аллаһы Тәгалә бу айда ураза тотуны фарыз итте һәм өстәмә гыйбадәтләр кылу ае итеп билгеләде. Берәү өстәмә нәфел гамәлне кылса, ул барлык фарыз гамәлен кылган кебек булыр. Бу – сабырлык аедыр, ә аның әҗере – җәннәттер. Бу айда мөэминнәрнең ризыклары киңдер: берәү бу айда ураза тотучыга авыз ачтырса, муенын тәмуг чылбырыннан азат итәр һәм гөнаһлары ярлыканыр».
 
– Рамазан аеның һәр кичендә Аллаһы Тәгалә өч тапкыр әйтер ди: «Миннән берәр нәрсә сораучы бармы? Теләгәнен бирермен. Миңа тәүбә итүче бармы? Тәүбәсен кабул кылырмын. Миннән гөнаһларының ярлыкануын үтенүче бармы? Гөнаһларын ярлыкармын!»
 
– Рамазан аеның һәрбер көнендә авыз ачу вакытында тәмуг газабыннан бер миллион гөнаһ иясен газаптан азат итәр. Бу айда Аллаһы Тәгалә җәннәт ишекләрен ачтырып, тәмуг ишекләрен чылбыр белән уратып бикләп куяр.
 

Динә ГЫЙЛАҖИЕВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 24.03.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»