|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.03.2023 Фаҗига
Өч яшьлек бала батып үлгән23 мартта Башкортстанның Мәчетле районы Азангул авылында эрегән кар суы тулган күлләвектә 3 яшьлек кыз батып үлгән. Беренчел мәгълүматлар буенча, бала урамда йорты янында туганнары белән йөргән. Ул күпбалалы имин гаиләдә тәрбияләнгән. Әнисе декрет ялында.
Аның уенчыгы су тулган чокырга төшеп киткән. Бала аны алырга маташканда бәхетсезлеккә тарыган.
Бу фаҗиганең хәл-шартлары ачыклана.
Балаларны күздән яздырмагыз. Бирәк тә сулыклар янында.
фото: социаль челтәрләрдән
--- |
Иң күп укылган
|