поиск новостей
  • 09.06 "Идегәй". К. Тинчурин театры. 18:30
  • 10.06 "Ричард III"(В. Тхапсаев исемендәге Төньяк Осетия дәүләт академия театры). К. Тинчурин театры. 17:00
  • 11.06 "Ул әле өйләнмәгән иде"(Әлмәт татар дәүләт драма театры). К. Тинчурин театры. 17:00
  • 13.06 "Полиционер". К. Тинчурин театры. 18:30
  • 14.06 "Беренче мәхәббәт". К. Тинчурин театры. 18:30
  • 15.06 "Аферист". К. Тинчурин театры. 18:30
  • 16.06 "Кияүләр". К. Тинчурин театры. 18:30
  • 18.06 "Син бит минем бергенәм". К. Тинчурин театры. 17:00
  • 19.06 "Нәзер". К. тинчурин театры.18:30. Татарстанның халык артисткасы Зөлфия Вәлиевага - 50 яшь!
  • 20.06 "Алай түгел, болай ул". К. Тинчурин театры. 18:30
  • 21.06 "Назлы кияү". К. Тинчурин театры.18:30
  • 22.06 "Ак тәүбү, кара тәүбә. Безнең көннәр". К. Тинчурин театры. 18:30
  • 27.06 "Җилкәнсезләр". К. Тинчурин театры. 13:00 18:30
  • 29.06 "Яратам! Бетте - китте!". К. Тинчурин театры. 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 09 Июнь
  • Луара Шакирҗан - мәдәният хезмәткәре
  • Лилия Сөнгатуллина - журналист, нәшир
  • Альта Мәхмүтова (1937-2021) - галим
  • Рәдиф Кашапов - музыкант
  • Ассаляму алейкум уа рахмат уллахи уа баракяту.Кобанга 3 баш Тана сатам.веслары 450-500кг.доставка.+79375995818
  • Запчасти для УАЗ 469.Тел:+79178553159
  • Казан шәһәрендә озак срокка яшь гаилә бер яки ике бүлмәле квартира снимать итәргә тели. Метрога якын булган гына фатирларны эзлибез. 89968268075 Гүзәлия
  • Молодая семья, без детей и животных в городе Казань снимет однокомнатную или двухкомнатную квартиру на долгий срок! Желательно с хорошим ремонтом, рассматриваем кв рядом с метро. Мусульмане. 89968268075 Гузелия.
  • Ике булмэле квартиранын бер булмэсенэ бер кыз кертэм Кыска вакытка Сессиягэ килуче кыз булса да ярый. 89178930456 (ватсаптан языгыз)
  • Бертуган Касымовлар урамында урнашкан тулай торакта (дом 22/7) 18 кв.м.лы булмэ озак вакытка арендага бирелэ. Барлык унайлыклар да бар. Мэтро якында. Бэясе аена 10000 сум. Тел: 89274406960
  • Б/у морозильник (12000),б/у холодильник (16000) сатыла.8-93-93-68-65-40.
  • Ремонт очков, ювелирных изделий, замена батарейки в часах, заточка парикмахерского и маникюрного инструмента. Качество и гарантия. Низкие цены. Опытный мастер. г.Казань, Амирхана, 71. +79600430099, Айнур
  • казан шэхэре Портовая урамында 2 булмэле квартира арендага бирэбез. 89272439077
  • Ой сатыла Телэче районы Шэтке авылында. Белешмэлэр очен тел 89534073195

Архив
 
21.03.2023 Язмыш

Бәбиләгәндә вафат булган хатынның ире: "Сабыемны кайчан өйгә алып кайта алуыбыз билгесез"

Рафаэль Мөхәммәтов бала тапканнан соң үлеп киткән 36 яшьлек хатынын җирләде. Ул Чаллыдагы 78нче пролицей директоры урынбасары булып эшләгән иде. Озак көтелгән уллары исән, әмма әлегә Казандагы балалар клиник хастаханәсенең реанимациясендә, табиблар күзәтүе астында.

Өч баласы белән ялгыз калган әти кеше Тикшерү комитетына Казанда РКБ тарафыннан бирелгән үлем турында медицина таныклыгын беркетеп, гариза белән мөрәҗәгать итәргә ниятли, дип хәбәр итә Челнинские известия.
 
"Мин әлегә кадәр сәламәтлек саклау министрлыгы линиясе буенча тикшерү барамы-юкмы икәнен белмим", - ди Рафаэль Мөхәммәтов. 
Әти - әнисе сабыйның исемен алдан ук сайлаган, аны Ранель дип атачаклар.
 
— Мине реанимациягә керттеләр, улымны кювезда күрдем, мөстәкыйль сулый, күзләрен ача, кулларын хәрәкәтләндерә. Әлегә табиблар миңа бернәрсә дә төгәл әйтми. Барысы да бик индивидуаль, чөнки бала авыр хәлдә.  Табиблар Мәскәүдәге хезмәттәшләре белән элемтәдә: дәвалауны ничек алып барырга, ничек ашатырга кирәклеге турында киңәшләшәләр.  Шуңа күрә сабыемны кайчан өйгә алып кайта алуыбыз билгесез. Мин педиатрларга көн саен шалтыратам, аның хәле турында белешеп торам һәм бары тик яхшыга гына өметләнәм.  
 
Ир - ат әйтүенчә, баланы үстерергә аңа ике дәү әнисе ярдәм итәчәк. 
— Минем хатынымның әнисенә бик авыр, чөнки ул ике кызын җирләгән, хәзер аның улы гына калды, - дип авыр сулый Рафаэль. — Күптән инде, елгада су коенганда, аның олы кызы батып үлгән, ә кечесе, минем Аленага ул вакытта өч яшь булган, аны могҗиза белән коткарып калганнар.  Ә менә икенче могҗиза, кызганычка каршы, булмый калды.   
 
Рафаэль белән Аленаның кызларына хәзер 8 һәм 12 яшь.  
 
Рафаэль КАМАЗ автомобиль заводында конструкторлык бүлеге начальнигы булып эшли. Алена һөнәре буенча сынлы сәнгать укытучысы.  Аларны уртак дуслар таныштырган һәм алар шул көннән бирле аерылышмаганнар. 2010 елның августында яшьләр гаилә корган. 
 
— Без 12 елдан артык яшәдек, беркайчан да хатыным минем белән дә, әти - әнием белән дә тавышланмады, бер тапкыр да гауга чыкмады, - ди Рафаэль. - Тулы канлы гаилә тормышы белән яшәдек.  Кызларыбызны үстердек һәм варисыбыз турында хыялландык. Әлбәттә, УЗИда безнең улыбыз булачагын белгәч, бик шатландык. 
 
Аленаның йөклелеге җиңел уза, анализларны даими тапшырып бара. Бала туарга бер атна кала, 28 февральдә, ул саклануда ята. 
 
— Ул миңа үземне яхшы хис итәм дип тынычландырды. Ләкин барысы да план буенча бармады. Баланың авырлыгы тиешле күләмнән зур дип кисәткәч, хатыным кесарев кисеме ясарга кушты. Ләкин табиб беренче ике баласын ул үзе, исән-имин тапкан икән, димәк, өченчесен дә үзе тудыра алачак, дип ышандырды, - ди Рафаэль Мөхәммәтов. -  Олы кызыбыз 3600 грамм авырлыкта дөньяга килде, икенчесе 3200 булып туды. Ә улыбыз 4 килограмм авырлыкта булып туган. 
 
6 мартта хатын-кызны бала табуга әзерли башлыйлар. Ләкин ире бу хакта белмичә кала. 
 
— Хатыным сюрприз ясарга булгандыр, башта балабыз дөньга килсен, аннары миңа хәбәр итәргә уйлагандыр, - дип искә ала Рафаэль.  
 
Тик сөеклесенең тавышын ул башка ишетми.  Баланы бик авыр таба Алена, тулгак газаплары сәгатьләргә сузыла, ниһаять, уллары дөньяга килә.  Рафаэль сүзләренчә, аны шунда ук табиб-реаниматологка тапшырганнар. Икенче көнне, 7 мартта, медикаментоз кома хәлендәге Аленаны Кама балалар медицина үзәгеннән санавиация вертолеты белән Казанга РКБга озаталар. Яңа туган баланы ДРКБда кабул итәләр. 
 
— Миңа шалтыратып, бала табу вакытында проблемалар килеп чыкканлыгын һәм Аленага ашыгыч рәвештә операция кирәклеген хәбәр иттеләр, - ди ир. - Хатыным һәм улыбызның исән булуын хәбәр иттеләр, әмма икесе дә ИВЛга тоташтырылган икән. Әлбәттә, мин бик борчылдым. Икенче көнне иртән хастаханәгә килдем, анда табиблар бөтен нечкәлекләр белән булган хәлне сөйләделәр. Шул вакытта мин хатынымның 1,5 литр кан югалтуын белдем.  
 
Казанга Рафаэль 8 мартта барган, палатада хатынын күргән, ул сөйләшә алырлык хәлдә булмаган.  Аның хәле кискен начарланган һәм 14 мартта сәгать 11дә аның йөрәге тибүдән туктаган. 
 
 Аленаны җирләгән көнне Рафаэль гаиләсе янында булган һәркемгә зур рәхмәт сүзләрен җиткерүен сорый. 
 
— Фатирда барысы да минем Аленамны хәтерләтә: аның рәсемнәре, күлмәкләре, хушбуй исе. Ул янымда гына кебек тоела, - диде тол ир. 

 


---
Шәһри Казан
№ --- | 20.03.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Глобэкс промоушен
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar