поиск новостей
  • 08.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. #едиткудрит. КСК "Уникс"
  • 13.12 "Хыялый", лирик комедия, Тинчурин театры, 18:30
  • 14.12 "Идегәй", дастан, Тинчурин театры, 18:30
  • 15.12 "Ай, былбылым!", комедия, Тинчурин театры, 18:30
  • 15.12 "Яратам! Бетте-китте!", комедия, Лаеш районы, 19:00
  • 15.12 "Матурлык" премьера Кариев театры, 18:30
  • 16.12 "Кияү урлау", комедия, Тинчурин театры, 17:00
  • 16.12 "Матурлык" премьера, Кариев театры, 18:00
  • 17.12 "Кияүләр", җырлы-биюле комедия, Тинчурин театры, 17:00
  • 18.12 "Нәзер", трагикомедия, Тинчурин театры, 18:30
  • 18.12 «Бозны эреткән йөрәк» спектакле («Апуш» студиясе), КЦ «Сәйдәш», 18:00
  • 19.12 "Полиционер", җырлы-биюле комедия, Тинчурин театры, 18:30
  • 19.12 «Калеб» яңа буын җыенының 10 яшьлек туган көн кичәсе, КРК "Пирамида", 19:00
  • 19.12 «Бозны эреткән йөрәк» спектакле («Апуш» студиясе), КЦ «Сәйдәш», 16:00
  • 20.12 "Хан кызы Турандык", музыкаль трагикомедия, Тинчурин театры, 18:30
  • 21.12 "Күрәсем килгән иде…", мелодрама, Тинчурин театры, 18:30
  • 21.12 "Көлсылу һәм яңа ел бәйрәме" Кариев театры, 10:00
  • 21.12 "Көлсылу һәм яңа ел бәйрәме" Кариев театры, 13:00
  • 22.12 "Яратам! Бетте-китте!", комедия, Тинчурин театры, 18:30
  • 22.12 "Көлсылу һәм яңа ел бәйрәме" Кариев театры, 10:00
Бүген кемнәр туган
  • 11 Декабрь
  • Азат Садриев - журналист
  • Габдулла Шамуков (1909-1981) - актер
  • Вәгыйз Минһаҗев - эшмәкәр
  • Искәндәр Сираҗи - журналист
  • Мансур Сәгъдиев (1946-2020) - журналист
  • Зиннур Нурмөхәммәтов (1941-2003) - җырчы
  • 1,7 айлык ат айгыр сатыла балык бистэсе районы 89274128356
  • Суярга угез сатыла Алексеевский район 89083485688
  • МАМЫК ШЭЛЛЭР САТАМ . 89053184712
  • Нэселле 110 кг.лы тэкэ сатыла. Питрэч, 89270336922
  • Хэлэл угез ите сатыла.Илтеп бирэбез.Килолап та сатыла 89393453961
  • Казаннын Авиастрой районыннан торырга бер булмэле квартира эзлим риэлторларсыз.тел:89061128955
  • Бройлерлар сатыла,320 сумнан.89506676334.Ватсаппка языгыз.
  • Услуги качественно поклейка обоев в Казани не посредник 89656006358 обращайтесь.
  • Казанның Авиатөзнлеш районындагы азык-төлек кибетенә сатучы кирәк.Ике көн эшләп, ике көн ял итәсе.Телефон:89063295803
  • Авио тэзелеш районнына азык тэлек сатырга сатучы кирэк. 2 кэн эшлэп 2 кэн ял итэ торган ...Телефон 89063295803
Архив
 
20.03.2023 Мәдәният

Казанда легендар җырчыны соңгы юлга озаттылар

Казанның Мәрҗани мәчетендә Россиянең атказанган һәм Татарстанның халык артисты Эмиль Җәләлетдинов белән хушлаштылар. Хушлашу мәрасимен Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе оештырды. Мәрасимне Айдар Фәйзрахманов алып барды, дип хәбәр итә Татар-информ.

«Дәү әти яхшы кеше, кайгыртучан, күңелле, искиткеч әти, ир-ат, дәү әти булып истә калачак. Гомеренең соңгы көненә кадәр музыкага тугры булды. Дәү әтинең үлеме көтелмәгәндә булды дип әйтә алмыйм, чөнки соңгы айда аның хәле бик үк яхшы түгел иде. Инсульт булгач, без аны хастахәнәгә салдык. Хәтта хастаханәдә дә ул җырлады, башка авыруларны тавышы белән сөендереп торды. Инфаркт булып, кичә арабыздан китте. Барыбыз өчен зур югалту» – диде «Татар-информ» хәбәрчесенә җырчының оныгы Элина Щуваева.
 
Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин сүзләренчә, Эмиль Җәләлетдиновның репертуары затлылыгы һәм төрлелеге белән аерылып тора.
 
«Ул татар, рус һәм чит ил композиторларының классик, камера-вокаль музыка әсәрләрен зур осталык белән башкарды. Тарихта музыка һәм башкару сәнгатен иң югары биеклекләргә күтәрде. Зыялы сәхнә остасы дип атар идем. Тормышының соңгы көненә кадәр актив концерт эшчәнлеге белән яшәде. Казанның бик күп музей-китапханәләрендә төрле концерт программалары белән чыгыш ясады. Эмиль абыйның истәлеге йөрәгебездә калыр. Министрлык исеменнән туганнарының кайгысын уртаклашабыз», - диде ул.
 
«Һәрберебез өчен кабатланмас шәхес булды. Татарның рыцаре дип атар идем. Ул сәгатьләр буе сөйләгән шигырь-җырларын тыңлап, ләззәтләнеп, көч алып тора идем. Ул татар халкының укымышлы, зыялы икәнен күрсәтеп тора иде. Быел 90 яшьлек юбилеен үткәрергә ниятләп йөргән иде. Ничек кенә булмасын, Эмиль абый безнең өчен өлге, үрнәк булып торды», - диде Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин.
 
РСФСРның һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев фикеренчә, җырчы дөрес яшәү рәвешен алып барды. «Әгәр дөрес яшәмәсә, бу кадәр яшькә җитмәс иде, мөгаен. Былтыр гына Татарстан урамында велосипедына утырып йөргәнен күрдем. Миңа бер кулы белән сәлам әйтте. Сокландым. Күз дә тия торгандыр инде. Бөтен әйбер белән кызыксынды ул. Шигырен дә укый, җырлый да иде», - дип искә алды артист.
 
Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимова Эмиль Җәләлетдинов белән филармониядә бергә эшләгән. «Безне өйрәтә, киңәшләр бирә иде. Кешелекле булды. Хатын-кызларны һәрчак хөрмәт итте. Безнең күңелне күрергә тырышты. Соңгы вакытта җәяү йөри иде. Хатыны үлеп китүе дә аның өчен тәэсир итте. Без күрше булып яшәдек, гел күз алдында торды. Урыны оҗмахта булсын», - диде ул.
 
«Бик зәвыклы җырчы иде. Татар телен саклап калу аерым игътибар таләп иткән көннәрдә ул күпләргә үрнәк булды. Казанга килгәндә татарча сөйләшә белмәгән егет, соңрак татар телендә сөйләшүдән тыш, Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Һади Такташ шигырьләрен китабы белән яттан сөйли иде. Бик күп композиторлар белән бергә эшләде», - диде баянчы, Татарстанның атказанган артисты Нәҗип Бәдретдинов.
 
Артистны Мәрҗани мәчетенә караган мөселман зиратына җирләделәр.
 
Эмиль Җәләлетдинов — татар җыр сәнгатенең күренекле вәкиле, Татарстанның халык (1973), Россиянең атказанган артисты (1982).
Ул 1933 елның 2 июлендә Үзбәкстан ССРның Сәмәрканд шәһәрендә туа, Ташкент консерваториясендә укый башлый. Ул укуын Казан консерваториясендә дәвам иттерә. 1962 елда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә җырчы солист булып эшли башлый, концертлар белән Татарстан һәм илебезнең төрле почмакларында, хәтта чит илләрдә була.
Җырчы татар композиторлары белән тыгыз элемтәдә яши, Рөстәм Яхинның романсларын, Алмаз Монасыйповның «Тукай аһәңнәре» исемле циклын симфоник оркестрга кушылып җырлый. Аның репертуарында рус, итальян халык җырлары, чит ил, рус классик композиторларының романслары әһәмиятле урын алып тора. Җырчы кичә Казанда вафат булды.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 20.03.2023
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar
ПосейДОМ