|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.02.2023 Криминал
Яшел Үзәндә өлкәннәрне алдап, акчаларын алган яшүсмерләрне тоткарлаганнарЯшел Үзәндә полиция хезмәткәрләре дүрт яшүсмерне тоткарлаган. Алар мошенниклыкта шикләнелә. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр ителә. Ачыкланганча, алар пенсионерларның өй телефоннарына шалтыраткан һәм үзләрен эчке эшләр органнары хезмәткәрләре дип таныштырган. Шалтыратучы өлкәннәргә якыннарының юл-транспорт һәлакәтенә эләгүе һәм аларга ярдәм итү өчен билгеле күләмдә акча күчерергә кирәлеген әйткән. Аннары акча алырга курьер килгән. Пенсионерларның барлыгы 368 мең сум акчасы үзләштерелгән.
Тоткарланучыларның өчесе Волжскидан һәм берсе Яшел Үзәннән, аларга 14-16 яшь, дип яза Татар-информ.
Пенсионерларның акчаларын алган Волжскида яшәүче 15 яшьлек яшүсмер сорау алу вакытында үз гаебен таныган. Ул беркая да китмәү турында гариза язган.
Полиция хезмәткәрләре яшьләрнең башка шундый ук җинаятьләргә катнашы булу-булмавын ачыклый.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|