|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.02.2023 Фаҗига
Актаныш юлында авариядә ике кечкенә бала һәлак булганАктаныш районында М7 трассасының 1144 километрында җиңел машина һәм фура бәрелешкән. Бу хакта ТР Дәүләт автоинспекциясе үз телеграм-каналында хәбәр итә. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, Киа йөртүчесе һава торышы начар булу сәбәпле, идарәне югалта һәм каршы як полосага очып чыга. Аннан соң йөк машинасы белән бәрелешә. Авария нәтиҗәсендә 4 һәм 7 яшьлек ике бала һәлак булган. Чит ил машинасы йөртүчесе һәм аның тагын бер пассажиры төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән хастаханәгә салынган.
--- |
Иң күп укылган
|