|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.12.2022 Мәдәният
Кариев театры 2022 елга нәтиҗә ясадыЯңа ел алдыннан бөтен кеше узып барган елга нәтиҗә ясый, уңышларын барлый, киләсе елга планнар кора. Гадәттә, театрлар елга түгел, сезонга йомгак ясый. Ә нишләп әле ел ахырында да нәтиҗә чыгармаска ди? Кариев театрында 35 нче театраль сезон әле сентябрьдә башланып кына китте һәм ул дәвам итә. Әлегә, матур традициягә кушылып, 2022 нче елга нәтиҗә ясыйбыз. 2022 нче елда без: 8 премьера чыгардык: 9 проект тәкъдим иттек: «100 Тукай», «Яралу» перформанслары, «Фәтхулла хәзрәт - 2022» променады, «Хәтер елгасы» концерты, «ASYL» II Бөтенроссия драматургия лабораториясе, «TAMGA» IV режиссерлар лабораториясе, «Һөнәр» XIV Бөтенроссия яшь режиссура фестивале, үзешчән театр коллективлары өчен иҗат лабораториясе, «Иделкәем-Кариев варислары» ХIII төбәкара балалар һәм яшүсмерләр театр коллективлары һәм студияләре фестиваль-конкурсы. 4 фестивальдә катнаштык: «Халыкара балалар фестивале кайтавазы» («Эхо БДФ») кысаларында «Мио, минем Мио!» спектакле белән Архангельск һәм Тверь шәһәрләренә бардык. Быелгы Халыкара балалар фестивалендә Мәскәүдә үзебезнең «Камыр батыр» спектаклен тәкъдим иттек. Санкт-Петербургта узган «Волшебный фонарик» фестивалендә «Бәхетле көнем» спектакле белән катнаштык. Әле быел 5 нче фестивальнең сөенчесен дә алдык: 2023 нче елның апрелендә «Камыр батыр» белән Санкт-Петербургка «Арлекин» фестиваленә барачакбыз! Татарстанның 9 районында – Балык Бистәсе, Питрәч, Биектау, Апас, Балтач, Арча, Теләче, Саба, Кукмарада гастрольләрдә булдык. Татарстан белән генә чикләнмичә, «Зур гастрольләр» кысаларында – Кырым, Татарстан делегациясенең Азәрбайҗанга рәсми сәфәре кысаларында Баку тамашачысын спектакльләребез белән сөендереп кайттык. «Камыр батыр» спектакле балалар өчен иң яхшы спектакль буларак «Тантана-2022» театраль премиясен алды! Быел театрыбыз атказанган артистларга баеды! Альбина Гайзуллина, Алсу Фәйзуллина, Алсу Шакирова һәм Гөлназ Галимуллина мактаулы исемгә лаек булдылар!
--- |
Иң күп укылган
|