поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
28.12.2022 Шоу-бизнес

Резидә Шәрәфиева: "Бала тапканда, авызыма су салып торучы ул булды"

Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева белән әңгәмә тәкъдим итәбез. "Мин әйткәләшергә яратмыйм, ләкин кызып китәргә мөмкинмен. Чыгарымнан чыккан вакытта кешегә сүз әйтеп, соңыннан үкенеп йөри торган гадәтем бар. Хаклы булсам да, гафу үтенә ала", - ди ул.

- Резидә, бөтен образларны да тектерәсезме? Әзер күлмәк сатып алу арзанрак түгелме?
 
- Түгел. Аның бәясе – адәм көлкесе. Ә күлмәкләрне һәрвакыт тектерәм. Күлмәк янына баш киеме дә ясатам. Образларны үзем эзләп табам, интернетта эзләнәм, аларны бераз үзгәртәм. Беркемдә булмаган, кабатланмаган кием кияргә яратам. Хәтта пальто, туннарны да тектерәм. Чаллыда бик оста тегүчем бар. Әмма телефон номерын беркемгә дә бирмим (көлә). 

- Кызыгыз Зөләйханы соңлап таптыгыз...
 
- Мин аны 40 яшемдә таптым. Аллаһы Тәгалә эшедер инде ул. Бөтен дөньяга “кияүдә булган идем” диясем килмәсә дә, беренче ирем белән 7 ел яшәдек. Әмма балабыз булмады. Табибларга йөрдек, бар да яхшы диделәр. Аннан соң аның тарафыннан “кеше үзе өчен яшәргә тиеш” дигән сүзләр дә булды. Бәлки бала булса, яшәгән дә булыр идек. Ул начар кеше түгел. Аның тегү остаханәсе бар, кайвакыт анда кием тектерәм.
 
- Зөләйха туганда, дустыгыз, танылган журналист Гөлназ Шәйхи дә янәшәгездә булган икән...
 
- Баланы якын дустым, табибә Наилә Наилевна таптырды. Зөләйханың туу вакыты минем туган көнгә туры килә иде. Минеке – 10 гыйнварда. Ләкин ул көнгә туры китерәсе килмәде, шуңа күрә табибыма баланы 7 гыйнварда табыйк, дидем. Аллаһы кушып, шулай булды да. Чынлап та, бала тудыру йортына дустым Гөлназ да килде. Ул бала табучы хатын-кыз турында язарга теләде. Бала тапканда, авызыма су салып торды. Бала тугач та, “Зөләйха!” диде Гөлназ. Бөтен кешегә дә ошады. Шулай итеп, кызыма исемне Гөлназ тапты (көлә). Зөләйха карында чакта бик актив иде. Кечкенә вакытта да малайлар кебек иде ул. Хәзер менә үсә төшкәч, холкы үзгәрде.
 
- Зөләйхага иптәш калып кайту теләге булдымы?
 
- Тагын бер бала алып кайтсам, Зөләйха үпкәләр, аңа игътибар кимер дип уйладым. Хәзер дә шулай уйлыйм. Югыйсә, кызымны иркәләп үстермәдем, һәр эшкә өйрәтергә тырыштым. Аңа хәзер 16 яшь. Һөнәр сайлый, программалаштыру белән кызыксына. 

- Сез шәхси тормышыгыз турында сөйләшергә яратмыйсыз. Ә шулай да Зөләйханың әтисе нинди кеше ул?
 
- Әйбәт кеше ул. Кешелекле, ярдәмчел, күңеле чиста. Хатын-кыз белән ир бер-берсенә дус та булырга тиеш. Һәр эшне уртага салып, киңәшләшеп эшлибез. Башны югалтып гашыйк булдым дип әйтә алмыйм. Ул мине яхшылыгы белән үзенә каратты.  

- Күптән түгел Равил Галиев белән әңгәмәбез чыкты. Әңгәмәдә ул аңа “хыянәт” итүегез турында сөйләде...
 
- Яшь җырчы Рафаэль Якупов белән концерт куйганыма үпкәләде шул. Рафаэль белән Казан шәһәр филармониясендә бергә эшлибез. Әмма ул концертка Равилне дә чакырдык, тамашачы аны бик зурлап алкышлады. Равилнең шаяруы белән үпкәсе бергә, икесен бергә әйтә дә, аңламый да калам. Тик озын тәнәфестән соң без кабат Равил белән кушылдык, хәзерге вакытта яңа программа әзерлибез. Шул ук вакытта Рафаэль белән дә концертларыбыз бара. Миңа икесе белән дә эшләве уңайлы.   

- Ирегез Равилгә көнләшмиме? Гомумән, көнчеме ул?
 
- Юк, көнләшми. Бала-чага түгел бит инде без.  
 
- Сез ирекле булырга яратасызмы?
 
- Әйе. Мин гомер буе ирекле булдым. Миңа ничек җайлы, шулай йөрим. Ләкин өемдә һәрвакыт тәртип. Концертка киткәндә дә, ашарга пешереп китәм. 
 
- Резидә, кеше белән үпкәләшеп яки тавышланып йөргәнегез бармы?
 
- Мин әйткәләшергә яратмыйм, ләкин кызып китәргә мөмкинмен. Чыгарымнан чыккан вакытта кешегә сүз әйтеп, соңыннан үкенеп йөри торган гадәтем бар. Хаклы булсам да, гафу үтенә алам. Үземне үзем тәрбиялим. Кызыма да: “Әгәр тавыш күтәрәм икән, әни, туктале”, - дип тыныч кына әйт дим. Мин – “акыллы усал”. Ачу килгән чаклар булса, башта бер-ике көн уйлап йөрим. Уйлый-уйлый, йокламаска да мөмкин. Аннан соң ул кешене чәй өстәле артына утыртып, җайлап кына аңлатам. Шулай аңлашсаң, ике якка да рәхәт булып китә, үпкәләр юкка чыга. Гел тыйнак кына булып йөреп булмый. Ошамаган әйберләрне кайвакыт әйтергә туры килә. Ә болай мин бөтен кешене дә яратам, барысына да яхшы мөгалләмәдә.
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 28.12.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»