|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.12.2022 Әдәбият
Газинур Моратовка "Татарстанның халык шагыйре" исеме бирелдеЯзучы Газинур Моратовка "Татарстан Республикасынының халык шагыйре" дигән мактаулы исем бирелде. Бу хакта "Матбугат.ру"га "Мәдәни җомга" газетасы коллективы хәбәр итте. Чын күңелдән котлыйбыз! Әлеге Указны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов быел 24 сентябрьдә имзалаган иде. Инде менә бүләк иясенә тапшырылган да!
«Татар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш кертүе һәм купьеллык иҗади эшчәнлеге өчен шагыйрь, «Татарстан китап нәшрияты» дәүләт унитар предприятиесенең матур әдәбият редакциясе мөдире, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Моратов Газинур Васикъ улына «Татарстан Республикасы халык шагыйре» дигән мактаулы исем бирергә», диелгән Указда.
Шагыйрь һәм публицист Газинур Морат 1959 елның 18 августында Татарстанның Кукмара районы Зур Сәрдек авылында туган.
--- |
Иң күп укылган
|