|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.12.2022 Медицина
![]() Организмда бу үзгәреш ямаш шеш турында сөйлиАяклар еш шешенсә, сидек капчыгын тикшертергә кирәк. Никадәр алданрак булса, шуның кадәр яхшырак. Яман шешнең инде азганлыгын күрсәтергә мөмкин бу. “РИА Новости” хәбәрчесенә табиб-уролог Джереми Оутс шул хакта сөйләп үткән. “Бәвелдә кан булу, бәвел бүленеп чыкканда авырту-әчетү, еш сидертү кебек билгеләргә игътибарлы булырга кирәк. Шулай ук бил, эч авырту да сагайтырга тиеш. Боларның барысы да сидек капчыгында яман шеш билгеләре булырга мөмкин”, – дип аңлаткан табиб.
Аның әйтүенчә, шушы билгеләргә тап булган очракта тиз генә терапевтка күренү шарт. Ул диагноз кую мөмкинлеге бирердәй тикшеренүгә җибәрәчәк.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|