|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.11.2022 Җәмгыять
Татарстанда 37 торак пунктта 1653 шәхси йортта, 5 мәктәптә ут сүнгән«Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе Кризиска каршы идарә үзәге»нә «Челтәр компаниясе» кизү сменасыннан республиканың Чүпрәле, Тәтеш һәм Буа районнарында өлешчә электр энергиясе өзелү турында хәбәр алынган. Якынча мәгълүматларга караганда, 37 торак пунктта – 4 меңгә якын кеше яшәгән 1653 шәхси торак йортта, шулай ук 5 мәктәптә ут сүнгән.
Аварияны бетерү белән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм «Челтәр компаниясе» хезмәткәрләре шөгыльләнә.
Татарстан прокуратурасы йөкләмәсе буенча шәһәр һәм район прокурорлары электр линияләре өзелгән районнар территориясендә электр белән тәэмин итүне торгызуның барышын контрольдә тота.
«Социаль объектларга һәм тормышны тәэмин итү объектларына аерым игътибар бирелә. Күзәтчелек ведомствосы аппаратында торгызу эшләренең барышы һәм нәтиҗәләре контрольгә алынды», - дип хәбәр итте «Татар-информ»га ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.
Фото: фрипик.ру
--- |
Иң күп укылган
|