|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.10.2022 Хәвеф-хәтәр
"Балалар елый, әти-әниләрен эзли..." - Уфада күңелсез хәл30 октябрьдә Башкорт дәүләт университетында 4 яшьтән 9 яшькә кадәр балалар өчен «Юлбарыс» математика олимпиадасы үтәргә тиеш булган. Үз көчләрен сынап карарга әти-әниләре белән йөзләгән бала килгән, әмма аларның яртысы университет бинасына кергәч, оештыручылар чараның булмаячагын хәбәр итә. - Ишек төбендә каравылчы кире борды. Металл детекторлар юк, беркем дә тыелган әйберләрне тикшерми. Корпуска үтәргә өлгергән кешеләр арасында этеш-төртеш, анда балалар әти-әнисен югалтып, елый, - дип белдергән ата-аналар.
- Олимпиада оештырдылар, күп кенә мәктәпләрдән балаларны чакырдылар һәм чын тәртипсезлек урнаштырдылар! Минем сеңлем бүгенге көнне бик көтте, нәтиҗәдә өйгә күз яшьләре белән кайтты, чөнки кертмәделәр, - дип яза Анастасия.
Тиздән олимпиаданы оештырган шәһәр хакимиятеннән аңлатма да пәйда булды.
- Олимпиадада катнашу өчен 300 гариза керде. Аудиторияләр ике агымга бүленде: 150шәр урынга. 08.00дә оештыручылар һәм волонтерлар өчен инструктаж үткәрделәр. Оештыручылар саны – 50 кеше, волонтерлар саны - 15 кеше. Биремнәрне үтәгәннән соң, беренче агымда катнашучылар дежур волонтерлар озатуында фойега төште, анда аларны ата-аналар көтә иде. Икенче агымда катнашучылар ата-аналар белән бергә керә башлады. Шул вакытта этеш-төртеш, кысылыш барлыкка килде. Заявкасыз катнашырга теләүчеләр саны якынча 150 кеше иде. Шуңа бәйле рәвештә, катнашучыларның икенче агымы өчен олимпиада оештыручылар тарафыннан юкка чыгарылды, - диделәр шәһәр хакимиятендә.
Уфа мэры Ратмир Мәүлиев бу хәл белән шәхси шөгыльләнәчәген белдерде.
Фото: kp.ru
Автор:Резеда Галикәева
--- |
Иң күп укылган
|