|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.10.2022 Җәмгыять
Армиягә көзге чакырылыш 1 ноябрьгә күчереләКөзге чакырылышны 1 октябрьдән 1 ноябрьгә күчерү турындагы карар хәрби комиссариатларга йөкләнеш зур булуга бәйле. Бу хакта Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости. «Өлешчә мобилизация белән бәйле рәвештә хәзер хәрби комиссариатларга йөкләнеш зур. Шуңа күрә бу карар кабул ителде. Ул мобилизацияләнгән һәм хәрби хезмәткә чакырылучылар агымын таратырга мөмкинлек бирәчәк», - дип китерә дәүләт башлыгы матбугат сәркатибенең сүзләрен Татар-информ.
Кичә көзге чакырылыш турындагы Указны РФ Президенты Владимир Путин имзалады. 1 ноябрьдән 31 декабрьгә кадәр армиягә 18 яшьтән 27 яшькә кадәрге 120 мең кешене чакыру күздә тотыла.
Россия лидеры илдә өлешчә мобилизацияне 21 сентябрьдә игълан итте. Украинада махсус хәрби операция агымдагы елның 24 февраленнән бирле уза.
--- |
Иң күп укылган
|