|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.07.2022 Җәмгыять
Бу ялларда 30 градус эссе булачакСоңгы көннәрдә Татарстанда һава температурасының көндезге сәгатьләрдә +16..+26 градуска кадәр төшүе күзәтелә. Әмма киләсе ялларда ук хәл үзгәрәчәк, республикага кабат эссе һава торышы килә. Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шул турыда хәбәр итте. Җомга, 22 июльдә, һава торышы элеккечә кала: кыска вакытлы яңгырлар, яшен һәм җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә термометр баганалары +10..+15 градус, көндезен +24..+29 градус күрсәтәчәк. Төнлә һәм иртән югары дымлылык аркасында томан төшәргә мөмкин, дип яза Татар-информ.
23 һәм 24 июльдә явым-төшем ихтималы аз, бары тик шимбә көнне генә урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин. Температура тагын бераз күтәрелеп, +11..+16 градус (23 июльдә) һәм төнлә +12..+17 градус (24 июльдә) булачак. Көндез +24..+29 һәм +25..+30 градуска җитәчәк.
Алдан фаразлаулар күрсәтүенчә, дүшәмбе һәм сишәмбе көннәрендә, нигездә, явым-төшемсез һава торышы саклана. Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары +13..+19 градус күрсәтәчәк, көндез +25..+31 градуска кадәр эссе булачак.
Фото: https://ru.freepik.com
--- |
Иң күп укылган
|