|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.07.2022 Сәясәт
Песков Владимир Путинның ни хәлдә булуын аңлаттыРоссия Президенты Владимир Путин үзен яхшы хис итә, украина һәм көнбатыш чыганакларыннан килгән барлык капма-каршы хәбәрләр махсус җибәрелгән мәгълүмат. Бу хакта дәүләт башлыгы матбугат секретаре Дмитрий Песков журналистларның сорауларына җавап биргәндә хәбәр итте. РИА Новостига сылтама белән Татар-информ язуынча, Элегрәк Америка разведкасы, Путинның хәлен бәяләп, Россия Президентының хәтта «артык сәламәт» булуын билгеләп үткән иде. Үзәк Разведка Идарәсе директоры Уильям Бернс, киресенчә, журналистларга үзенең рус һәм иранлылар белән сөйләшүләрдән соң чәче агаруын әйтте.
«Яхшы, аның сәламәтлеге белән бар да яхшы. Сез беләсезме, Украинадагы мәгълүмати куштырнактагы «белгечләр», Американыкылар да һәм Британияныкылар да, алар соңгы айларда Президентның сәламәтлеге турында төрле ялган хәбәрләр тарата. Болар ялган хәбәрдән кала бернәрсә дә түгел. Без бу хакта сөйләшәбез», – дип билгеләп үтте Кремльнең рәсми вәкиле бу уңайдан.
Фото: Кремлин.ру
--- |
Иң күп укылган
|