|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.06.2022 Шоу-бизнес
![]() Ильмира Нәгыймова кайчан кияүгә чыгачагын әйттеКүптән түгел генә бик авыр итеп Руслан Кираметдинов белән аерылышкан Ильмира Нәгыймова тирәсендә тавыш һәм сүзләр тынып тормый. Кемдер җырчыны яклый, кемдер, киресенчә, сүгә - әмма беркем дә диярлек битараф түгел. Шушы көннәрдә Ильмира социаль челтәрләрдә интернетчылар арсында тагын гәп куертып алды. Ул сорау-җавап сәхифәсе оештырган иде. Шунда берсе "Кайчан кияүгә чыгасыз?" дип сорау биргән.
- Яңа гына шуннан бит әле мин. Картайгач чыгармын әле, - дип шаяртып җавап кайтарган җырчы.
Фото: җырчының ВКонтакте битеннән
--- |
Иң күп укылган
|