|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.06.2022 Медицина
Баланы коткарырлык булмаса, чит илдә дә алып кала алмыйларТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова фикеренчә, яман шеш белән авырган баланың хәле кискен авыр булса, чит ил табиблары да коткарып калмаска мөмкин. «Әгәр баланың гомерен саклап калырлык икән, монда да коткаралар, коткарырлык булмаса, анда да исән калмаска мөмкин», - диде ул Республика балалар клиник хастаханәсенең Балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәгендә. Бүген анда парламентның Социаль сәясәт комитеты утырышы узды, дип яза Татар-информ.
Үзәкнең онкология һәм гематология бүлекләре мөдирләре әйтүенчә, аларның, балаларын дәваларга дип, әти-әниләрне чит илгә барырга өндәгәннәре юк. «Кирәк булса, без Мәскәүгә балалар клиникасына җибәрәбез», - ди алар.
Республика балалар хастаханәсенең баш табибы Айрат Зыятдинов сүзләренчә, бүген балаларда онкологик авыруларны дәвалауның барлык технологияләре дә бар.
«Бүген бөтен мөмкинлекләр дә бар. Безнең табиблар халыкара стандартларга җавап бирә торган технологияләр буенча эшли. Бу балалар чит илгә чыксалар да барыбер шулай ук дәвалана. Дәвалауда аерма юк», - диде журналистларга баш табиб урынбасары Альмира Мостафаева журналистларга.
Фото: https://ru.freepik.com/free-photo
--- |
Иң күп укылган
|