поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 01 Май
  • Мирза Мәхмүтов (1926-2008) - галим
  • Мөҗип Низамиев - мәдәният хезмәткәре
  • Римма Ратникова - дәүләт эшлеклесе
  • Атлас Гафиятов - журналист
  • Әлфинур Хисами - журналист
  • Мөршидә Кыямова - журналист
  • Кави Латыйп (1927-2008) - язучы
  • Мансур Шиһапов (1940-2022) - шагыйрь
  • Вакыйф Нуруллин - язучы
  • Резеда Вәлиева (1930-2022) - шагыйрә
  • Тәүфикъ Әйди (1941-2001) - язучы
  • Фатих Сибагатуллин (1950-2022) - дәүләт эшлеклесе
  • Тәлгать Хәмәтшин - радиодиктор
  • Надия Фәхретдинова - рәссам
  • Әхмәт Исхак (1905-1991) - шагыйрь
  • Майя Вәлиева - язучы
  • Мирсәй Гариф - язучы
  • Әсгать Салах - язучы
  • Фарил Фатыйхов - көрәшче
  • Тәүфикъ Сәгыйтов - журналист
  • Азат Ганиев (1942–2012) - язучы
  • Хәмид Мәткәримов - җырлар авторы
  • Бәшир Рәмиев - уйлап табучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
22.05.2022 Ир белән хатын

24 яшендә 5 бала әнисенә әверелгән Айгөл: Мин ун бала дип хыяллана идем

…Балалар барысы да гаилә корган. Без икәүләп ял итәргә йөрибез, спорт белән шөгыльләнәбез. Өйдә көн саен тәм-том пешерәм, оныклар кунакка килә. Кукмара районының Вахит авылында яшәүче Айгөл Сәмигуллина олыгайган көннәрен әнә шулай күз алдына китерә. Күпләр кызыгырлык картлык бу. Хәер, аларның яшьлекләре дә башкаларга үрнәк итеп куярлык.

– Райнурны мин кечкенәдән беләм. Бервакыт тракторына утырып, безнең авылга печән чабарга килгән иде. Чәй эчәргә керде. Шунда таныштык, – дип искә ала Айгөл. – Ул вакытта миңа – 12, Райнурга 15 яшь иде. Дуслашып киттек. «Мәктәпне бетергәч, кияүгә бирәм. Кирәк булса, ирең укытыр әле», – дип, әти еш кабатлый иде. Фәрештәләрнең «амин» дигән сәгатенә туры килгән, күрәсең. Райнур әти-әнисе белән киңәшләшкәч, мин аларның гаиләсенә килен булып төштем. Каенатам Зиннур белән каенанам Кадриянең бишенче баласына әверелдем. Үз кызларыдай каршы алдылар. Яшьлек белән ирем гаиләсенә бик тиз ияләндем. Тәрбиям шулай иде. Барган җирдә таш буласы! Кеше көнләшерлек булсын дип яшәдем. Эштән куркып тормадым. Әти-әни белән дә матур яшәдек. Безнең өчен алар үрнәк булды.
 
Сәмигуллиннар биш бала тәрбияли. Һәр сабый үз ризыгы белән туа ди, алар. Олы уллары Динисламга – 11, Сөләйманга – 10, Гайшәгә – 8, Әхмәткә – 6, Мәрьямгә – 3 яшь.
 
– Төп йортта алты ел яшәдек. Балалар кечкенә чакта әби-бабайлы булу – бәхет ул. Әти-әниләр әле дә ярдәм итеп тора. Ирем колхозда эшләгәч, яшь белгечләр программасы буенча йорт салып чыктык. Ул вакытта өч балабыз бар иде, – ди Айгөл. – Аннары тагын икене алып кайттым. Кияүгә чыкканда, мин ун бала дип хыяллана идем. Кем белә, Аллаһы Тәгалә бирсә, тагын табармын.
 
24 яшендә 5 бала әнисенә әверелгән Айгөл әйтүенчә, дәүләткә ышанып кына бала алып кайтмаган алар.
 
– Үзең тырышырга кирәк. Син бит балаларны үзең өчен, картлык көнеңдә ярдәмчеләрең булсын дип табасың. Шуңа да матур, мул тормышта яшисең килсә, тырышасың инде. Эштән куркып ятмыйсың, – ди Айгөл.
 
Үзенең белмәгән эше юк. Бәйли дә, тегә дә, заказга тортлар да пешерә икән әле. Элек күп итеп маллар тотканнар. Бүген абзарларында 60тан артык сарык бар.
 
– Авылда бишәр сыер асраучы бар. Ә менә сарык малы күп түгел. Сорап килүчеләр шактый. Күбрәк корбанлык өчен үстерәбез. Коронавирустан сихәтләнеп, нәзер корбаны чалдыручылар да күп. Бала туган саен, гакыйка корбаны өчен дә заказ бирәләр. Гел сарык ите генә ашап торучылар да бар, – ди ул.
 
Айгөлнең шәһәргә китү теләге беркайчан да булмаган. Кунакка баргач та, арып кайтам, ди ул. Вахитлары яратмаслык та түгел шул! Шәһәрдәге кебек яшиләр. Кичләрен балалар белән паркка чыгалар. Урамнарында – асфальт юл. Кибетләре җитәрлек, мәктәбе, бакчасы бар. Кыскасы, Айгөл тормышына шөкер итеп, тормышның ямен белеп яши. Авыр чаклары да була Сәмигуллиннарның. Ике ел элек олы улларында шикәр авыруы табыла. Бер атна ут эчендә яшиләр. Уйламаган уйлары калмый.
 
– Әле ярый бу авыру гына булган дип, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт әйттек. Дөньяда әллә нинди авырулар бар бит. Дөрес итеп туклансаң, вакытында даруларын эчсәң, шикәр чиренә түзәрлек, дидек. Безнең авылда бер әби шушы авыру белән бик озак яшәде. Без дә яхшыга өметләнәбез. Гаиләбезгә килгән бер сынау инде бу, – ди Айгөл.
 
Ничек итеп гаиләне сакларга соң? Биш балага тәрбия бирү дә җиңел түгел. Айгөлдән әнә шул хакта сораштык.
 
– Гаиләдә һәр чорның үз мәшәкате була. Балалар кечкенә вакытта бер төрле, үсә башлагач, башка проблемалар килеп чыга. Әмма тормыштагы хәлләрне кабул итеп, сабак алырга, җаен табарга кирәк. Гаилә тормышында иң мөһиме – сабырлык, – ди ул. – Безнең өйдә ир сүзе – закон. Райнурның күңеле киң аның. Ул беркайчан да авырлык китерми, тыңлый, теләкләремә каршы килми. Безнең мөнәсәбәтләрне балалар күреп тора бит. Аларны тәрбиялисе дә юк. Әти-әни ничек яши, алар шулай эшләячәк. Гаиләне ир дә, хатын да сакларга тиеш. Ул бит – икең төзегән дәүләт! Уйлап эшләргә, уйлап сөйләргә, иң мөһиме – киңәшләшергә кирәк. Кайчак үлеп ярату да кирәкми. Бер-береңне хөрмәт итсәң, шул җитә!
 

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 22.05.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»