поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
22.05.2022 Язмыш

Кечкенә Данилның батырлыгы мәңгелек

Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче 12 яшьлек яшүсмер егет үз гомере бәрабәренә 9 яшьлек малайны коткарып кала. Ун ел элек булган фаҗига шәһәрне генә түгел, республиканы да тетрәндерде.

Үз гомерен куркыныч астына куеп ирешелгән батырлыгы Данилның әти-әнисенең күңеленә канлы күз яшьләре белән язылып, бүген дә сыкрый торган яра булып тора...
 
Чаллы шәһәренең Энтузиастлар бульвары Казанның Бауман урамы шикелле. Биредә рәхәтләнеп ял итеп була, балалар аттракционнары, кечкенә кафелар һәрвакыт кешеләр белән тулы. Эссе җәйге көннәрдә исә балалар фонтаннар яныннан китми дә.
Һәр елның 5 маенда фонтан янында чәчәкләр, шәмнәр, уенчыклар пәйда була... Чаллылар бу көнне батырларча һәлак булган Данилны искә ала.
— Мин фонтан янындагы эскәмиядә утыра идем, - дип искә ала ул көнне фаҗига шаһите Яна Злобина. - Карасам, бер малайның кулындагы пластик шешәсе суга төшеп китте. Ул аны алам дип фонтанга якын килде һәм бер мизгел эчендә суга егылып төште. Аның тирәнлеге егерме сантиметр тирәсе, шуңа күрә мин ниндидер хәл килеп чыгар дип уйламадым да. Карыйм, ә ул суда аңсыз килеш йөзтүбән ята... Бу вакытта шул тирәдән велосипедына утырган Данил узып китте.
 
Өлкәннәр ни эшләргә белми уйланып торганда, ул сәпиденнән төште дә, бала артыннан суга керде. Шулчакны Данил да нидер булгандай сыгылып төште. Бары шул вакытта гына кешеләр куркыныч хәл булуын аңлый, кемдер «ашыгыч ярдәм» гә шалтырата, кемдер полицейскийлар чакыра башлады... Бәхеткә, алар янәшәдә генә иде һәм балаларны тиз арада судан тартып чыгара алдылар. Ул вакытка аларны ток сугуы аңлашылды, полицейскийлар да резин итекләр, резин перчаткалар киеп алып чыкты балаларны. Тик, саклык чараларына карамастан, тәртип сакчылары да ток сугуын сизгән». «Ашыгыч ярдәм» бик тиз килде, балаларны алып киттеләр. Данилның хастаханәдә вафат булуы турында берничә сәгатьтән соң белдем. Ул коткарырга теләгән малай 9 яшьлек Андрей Чурбанов исән калган. Соңрак белгечләр Данил электр чылбырын йомып, ток сугуның төп бәрелешен үз өстенә алган дип әйттеләр. Данил Сидоровка бистәсендә, Иске шәһәрдә яшәгән һәм укыган.
 
—  Шәһәр үзәгендә Данилның әбисе һәм бабасы яши иде, - дип искә ала ул вакытта 9нчы мәктәп директоры булып эшләгән Айгөл Гыймазиева. - Һәлакәт алдыннан оныкларына велосипед бүләк иткәннәр. Май бәйрәмнәрендә Данил аларга кунакка килгән. Фаҗига турында белгәч, Данил исән калыр дип өметләнгән идек. Кемнедер коткарырга атлыгуы безне бер дә гаҗәпкә калдырмады. Бу аның холкы белән бәйле. Ул һәрчак кем мохтаҗ, шуларны якларга тырышты. Кече яшьтәге мәктәп укучыларын - өлкән сыйныф укучыларыннан, кызларны - үртәүче малайлардан. Әти-әнисе биргән тәрбия үз җимешен бирми калмагандыр, гаделлек яратты ул. Әнисе Наталья Михайловна һәм әтисе Айдар Рафаэлович - бик тәртипле, хезмәт сөючән кешеләр. Алар һәрвакыт мәктәптә балаларының тормышы белән кызыксынып торды. Дистәләрчә кеше гомерен коткарып калган егет бит ул. Эссе көннәрдә бу фонтаннарда ничә бала йөргәнен беләсезме? Шул көнне менә шуларның барысының да гомерен саклап калган бала ул. Данилга шундый тәрбия бирелгән, бәлагә юлыккан кешене коткарырга кирәк! Югыйсә, ул анда очраклы гына килеп чыккан, игътибар итмичә узып та китә ала иде бит. 
 
Данил Садыйковның үлеме факты буенча Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары Россия Җинаять кодексының "Вазифаи затның үз һөнәри бурычларын тиешенчә үтәмичә, саксызлык аркасына үлемгә китерү" 109 маддәсенең 2 өлеше буенча җинаять эше кузгаткан иде.
 
Данилны Чаллыда Дан аллеясында җирләделәр. Гадәттән тыш хәл вакытында кешене коткаруда күрсәткән фидакарьлеге өчен ул үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнде. 
 
Россиянең Тикшерү комитеты җитәкчесе Александр Бастрыкин әлеге фаҗига турында хәбәрдар иде, ул Президентыбыз каршында кыю үсмерне бүләкләү турындагы үтенеч белән мөрәҗәгать итте. Әлеге ун ел дәвамында Бастрыкин чын герой үстергән Садыйковлар гаиләсенә ярдәм итеп килә. 5 май, нәкъ 10 ел элек фаҗига булган көнне Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Павел Олейник яшь геройның әнисе Наталья Михайловна һәм Данилның кече сеңлесе Виктория белән бергә яшь каһарманның каберенә чәчәкләр салды.
 
Суд утырышлары барышында бассейн касәсендә электр җиһазларының дөрес монтажламавы ачыклана, шушы хокук бозулар аркасында фонтандагы су электр көчәнеше астында булган. Фаҗигадә гаепле затлар— «Горзеленхоз» предприятиесе баш энергетигы вазифаларын башкаручы һәм электромонтер булып эшләүче ир җинаять җаваплылыгына тартылган һәм өч елга шартлы рәвештә иректән мәхрүм ителгән. 
Фаҗига урынында - Чаллының Энтузиастлар бульварында мемориаль плитә урнаштырылган, ә 9нчы мәктәп Данил Садыйков исемен йөртә. Уку бинасында аның истәлегенә музей ачылган. 
 
Данилның батырлыгы, каһарманлылыгы мәңгелек. Аны һәр мәктәптә, һәр тәрбия чарасында укучыларга батырлык үрнәге итеп күрсәтсеннәр, хәтердә яңартсыннар иде. 
 

Лилия ГАЙНУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 22.05.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»