|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.04.2022 Җәмгыять
Казанда “Чәй йорты” кафесы урынына шаурма сату урыны булачакТиздән Казанның Бауман урамындагы “Чәй йорты” кафесы шаурма сату урыны булачак. Татар милли ризыклары тәкъдим итә торган “Чәй йорты” кафесы совет заманыннан бирле казанлылар һәм башкала кунакларының яраткан урыны булды. Әмма пандемия дулкыны аңа да тимичә калмаган. Кафе бөтенләй ябылмый, ул кечерәя, беренче катын тиз туклану челтәренә арендага биргәннәр. “Чәй йорты” борынгы бинада урнашкан, ул XIX гасырда ук төзелгән, сәүдәгәр Каретниковларның йорты булган. Бина Казанның тарихи кыйммәткә ия объекты исемлегенә керә.
--- |
Иң күп укылган
|