|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.04.2022 Шоу-бизнес
Җырчы Илмира Нәгыймова: "Мин Русланны ир иттем"Популяр җырчы, автор-башкаручы Илмира Нәгыймова «Мәйдан» каналының «Ачыктан ачык әңгәмәдә» тапшыруында элеккеге ире Руслан Кираметдиновка рәхмәт әйтте. – 10 еллык гаилә тормышымда шатлыклы мизгеләр күп булды, әмма яратуны авырлыклар басып китте. Татар халкында: «Ирне ир иткән дә, чир иткән дә хатын», – дигән мәкаль бар. Мин Русланны ир иттем, без аның белән йөри башлаганда ук минем Илмира Нәгыймова дигән исемем бар, ә аны белмиләр иде. Мин аңа беренче клибын төшерергә булыштым. Бүгенге көндә ул уңышка ирешкән җырчы, аны яраталар. Бәхетле булсын. Мин аңардан балалар тынычлыкта, рәхәттә яшәсеннәр, әтиләрен исерек килеш күрмәсеннәр дип аерылдым. Алар әтиләре белән очрашалар, аралашалар. Мин дә бүгенге көндә үземне бик бәхетле саныйм, Руслан Кираметдиновка мине көчле иткән өчен рәхмәтле», – диде.
Зөлфия ГАЛИМ |
Иң күп укылган
|