|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.02.2022 Җәмгыять
33 яшендә 10 бала әнисе: Аларны дөрес тәрбияли алсак иде, дип көн-төн уйланам
Ул 33 яшендә 10 бала әнисе! Башкортстанның Ишембай районы Әхмәр авылында гомер итүче Марина Якимова бүген ире белән 5 кыз, 5 малай тәрбиялиләр. Төпчеген узган елның 21 ноябрендә, Әниләр көне алдыннан алып кайткан. Рус милләтеннән булган ханымның тату, ишле гаиләсенә генә түгел, рәхәтләнеп башкортча аралашуына да соклана авыл халкы. Марина тумышы белән Башкортстанның Стәрлетамак шәһәреннән. 7 яшендә Әхмәр урта мәктәбенә укырга килә.
— Әти-әнием аерылышкач, монда күчендек, — дип сөйләде Марина. — Башкорт телен тиз өйрәндем. Балаларым белән үз туган телемдә дә, башкортча да аралашам. Кызганыч, урта мәктәпне тәмамлагач, һөнәр үзләштерә алмадым. Кияүгә чыктым һәм 20 яшемдә олы улым Марсельне таптым. Шуннан китте инде, гаиләдә балалар бер-бер артлы туып торды: Каринага — 12, Тимурга — 11, Илдарга — 10, Флоридка — 9, Аделинага — 7, Артемга — 3, Аринага — 2, Алинага 1 яшь, Ралифка нибары 2 ай. Сабыйларымны бик җиңел, табигый юл белән таптым. Йөклелек чорым да әйбәт узды. Бала төшертү башыма да килмәде, Аллаһы Тәгалә карынымда яралткан нарасыйны юк итәргә ничек кул күтәрелсен? Бу тормышта оста белгеч, яхшы хезмәткәр була алмадым, аның каравы җәмгыятькә берсеннән-берсе сәламәт балалар бүләк иттем. Киләчәктә ул-кызларым акыллы кешеләр булыр дип ышанам. Алар бик җаваплы, тырыш. Олылары кечкенәләрен карый, җәен бакчада яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр, су сибәләр, чүп утыйлар, кош-корт асрыйбыз. Язга мөгезле эре терлек алырга уйлыйбыз. Малайлар утын кисә, яра белә. Ашарга пешергәндә кызларым — уң кулым. Өйне алар җыештыра, бәләкәчләрне бакчадан алып кайталар, азык-төлеккә кибеткә дә йөриләр. Малайлар-кызлар үзара дус.
Марина үзе дә җитез, күп нәрсәгә өлгерә. Балалар ярата дип, ипи дә пешерә. Йортлары электр белән җылытыла икән.
— Без яшәгән нигез иремнең әнисенеке, — дип дәвам итте Марина. — Өйне зурайттык. Торак шартларын яхшырту буенча чиратта торабыз анысы, тик әлегә көтәбез. Күп балалы гаиләгә “Газель” машинасы тиеш иде, аны акчалата бирделәр. Шуңа йортка ремонт ясадык, яңа җиһазлар сатып алдык. Җиребез бар, әмма төзелеш башларга мөмкинлек юк. Пособие, төпчегемә ясалма сөтне (смесь) бушка алам. Кием-салымны күбрәк туганнар бирә, сатып та алабыз.
Марина алты, ире Марат дүрт балалы гаиләдә тәрбияләнгән. Икесе дә кечкенәдән зур, тату гаилә булдыру турында хыялланган. Гаилә башлыгы төрле эштә хезмәт куя. Складта да эшли, бура да бурап сата, ди.
— Бөтен җирдә бергә булырга тырышабыз. Гаилә белән чаңгы шуарга яратабыз. Күңелле яшибез. Балалар — безнең киләчәк. Аларны дөрес тәрбияли алсак иде, дип көн-төн уйланам. Хатын-кызның вазыйфасы — яхшы балалар үстерү.
Эльмира СӘЛАХОВА |
Иң күп укылган
|