поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
15.01.2022 Дин

Рамил Төхвәтуллин Җәмигъ мәчете төзелешенә каршылар белән бәхәс мәгънәсез дип саный

Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык артисты Рамил Төхвәтуллин Казанда Җәмигъ мәчете төзелешенә каршы чыгучылар турында үз фикере белән уртаклашты.

«Каршы килү — референдум уздырып, күмәк бер фикергә килү түгел. Ә бит аларның күбесе фикерләрен аноним рәвештә белдерә. Аноним, без белмәгән кеше теләсә нәрсә язарга мөмкин. Яшерен батырын түгел, шактый гына радикаль карашлы кешеләр, Исламга карата үзләренең тискәре мөнәсәбәтләрен белдерүчеләр бар. Кызганычка каршы, җәмгыять идеаль була алмый. Төрле карашлы кешеләр һәрвакытта булды һәм булачак та», — диде ул.
 
Депутат фикеренчә, каршы килүчеләрнең фикере — күпчелек фикере дигән сүз түгел. «Мондый кешеләр, әлбәттә, җәмгыятьтә була ул. Ләкин ул, минемчә, доминант түгел, күпчелек түгел, дип саныйм», — диде Рамил Төхвәтуллин.
 
Аның сүзләренчә, Татарстанда төрле милләт һәм дин вәкилләре өчен шартлар тудырылган, дип яза Татар-информ.
 
«Бүгенге көндә Татарстанда 173 милләт вәкиле яшәп килә. Без — дөньякүләм танылган җирлек. Үзебезнең бөтен конфессия вәкиле белән тату яшәвебез белән горурланабыз, башкалар өчен якты үрнәк булып торабыз. Лютеран, протестант булсынмы ул, кирхаларга да, мәчетләргә дә, чиркәүләргә дә — бөтенесенә шартлар тудырылган», — диде Рамил Төхвәтуллин.
 
Дәүләт Советы депутаты фикеренчә, тискәре карашлы кешеләр толерант түгел.
 
«Күпмедер дәрәҗәдә үзләренең тискәре карашларын белдерүчеләр, минемчә, эчке яктан толерант түгел. Толерантлык — түземлек дигән сүз. Минемчә, ул толерантлык белән генә чикләнергә тиеш түгел, ә хөрмәт, мәхәббәт булырга тиеш. Чөнки һәр диннең изге китапларында иң беренче мәхәббәт тора», — дип сөйләде.
 
Динсез кешедән куркырга кирәк, ди ул. «Әгәр дә мәчетнең урыны төгәл, 100 процент билгеләнгән булса, минемчә, бик матур җирдә булачак ул. Динсез кешедән куркырга кирәк. Динле кешенең эчке дөньясы башкача. Русларның „Синең эчеңдә Аллаһ күпме бар, тышкы дөньяң да шуның кадәр бәхетлерәк булып тоела“, — дигән сүзләре бар. Каршы булган кешеләрне кызганырга гына кала. Аларның нәфрәттән башка бүтән бер нәрсәләре дә юк», — дип саный Рамил Төхвәтуллин.
 
«Әйе, күз салдым. „Болай да мәчетләр күп“, — дигәннәр. Мондый кешеләр белән бәхәскә дә керергә кирәкми. Дин әһелләрендә язылмаган бер катгый кагыйдә бар: үз динеңне өстен куеп, башкаларын дөрес түгел, дип әйтү катгый тыела. Монда да аларга игътибар итмәскә, бу мәсьәләне күпертмәскә кирәктер. Чөнки алар шундый тап белән яши. Каршы килү аларга холык белән бирелгән. Аның артында нәфрәт ятса, бу инде бик начар нәрсә. Нәфрәт беркайчан да яхшылыкка алып бармый», — дип сөйләде ул.

---
Матбугат.ру
№ --- | 15.01.2022
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»