|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.11.2021 Мәгариф
Чистайда 9 мәктәп ябылырга мөмкинЧистайда, балалар ОРВИ белән авыру сәбәпле, 9 мәктәпне карантинга ябу турында фикер алышу бара. “Узган елның шушы периоды белән чагыштырганда, быел суык тидереп авыручылар саны дүрт тапкырга артты. 8 мәктәптә 42 сыйныф карантинга ябылса да, вәзгыять уңай якка үзгәрмәде”, - ди Роспотребнадзорның җирле бүлек башлыгы Флюра Хәйруллина.
Ул Чистай районы башлыгы Дмитрий Ивановка 9 мәктәпне карантинга ябарга тәкъдим итте. Әлеге мәктәпләрдә укучыларның 23-53 проценты ОРВИ белән авырый.
Фото: соцсети
--- |
Иң күп укылган
|