|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.11.2021 Мәдәният
"Яңа татар җыры" конкурсына гаризалар кабул ителүгә санаулы көннәр калаТатарстан Республикасының Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте иҗтимагый фонды, милли моңны саклап, татар җыры сәнгатендә яңа офыклар ачуны дәвам итәргә тели. Шул максаттан икенче "Яңа татар җыры" конкурсын игълан иткән иде. Гаризалар кабул итү 20 ноябрьга кадәр дәвам итә. Конкурсның максаты: татар эстрадасын камилләштерү, татар җырчыларының репертуарын баету, яңа заман авторларын таныту, киләчәк буыннарга сыйфатлы иҗади мирас калдыру. Бу иҗади юлда яшь чикләве дә, география чикләве дә юк.
--- |
Иң күп укылган
|