|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.09.2021 Язмыш
“Өйләнмим” дип кырт кисте, үз эченә бикләндеӘнием, безне калдырып, гүргә кергәндә мин бишенче классны гына тәмамлаган идем. Әнинең авырып урын өстендә ятканын бер дә хәтерләмим. Бик сабыр иде ул. Безгә әйтмичә, белгертмичә генә авырып йөргән ахрысы. Бәлки, әти нәрсәдер сизенгәндер. Җәйнең бик матур көнендә әнине җирләделәр. Өйгә, ишегалдына бик күп кеше җыелды. Мине, ике сеңлемне кочаклыйлар да елыйлар, кочаклыйлар да елыйлар... “Нишләрсез инде?..” — диләр. Миңа әни үлмәгәндер, йоклагангынадыр кебек тоела. Шуңа аны селкетә-селкетә уятасым килә. Ләкин әби, кулларымнан кысып тотып, әни янына җибәрми. Аннан әнине ишегалдына алып чыгып, зираттан алып төшкән кабык дигән әйбергә салдылар. Өстенә чәчәкле япма яптылар. Аннан әти, күршедә яшәүче берничә абый, әни яткан кабыкны күтәреп, зиратка киттеләр. Мин әби кулыннан ычкындым да: “Әни!” — дип өзгәләнеп кычкырып, алар артыннан чаптым. Мине барыбер зиратка кертмәделәр. Җиргә ятып, тәгәрәп-тәгәрәп еладым. Аннан соң да һаман әнине көттем. Ялгыш күмгәннәрдер, кабердән чыгар да, өйгә кайтыр төсле тоелды. Кыш җитеп, бөтен җирне кар каплагач кына, әнине инде беркайчан да күрмәячәгемне аңладым.Әнинең кырыгы узуга ук, әби әтигә яңадан өйләнергә кушты. Мине, алты һәм дүрт яшьлек сеңелләремне карауны үзенә йөкләрләр дип уйлады ахрысы ул. Әти “өйләнмим” дип кырт кисте, үз эченә бикләнде. Тракторда эшли иде ул. Таң атуга чыгып китә, кич кайта. Шулай да терлекләрне үзе карый, миңа әйтми, үзе өлгереп, башкарып бара.
Өй эшләре миңа калды. Әби, килгәләп йөреп, ашарга пешерергә өйрәтте. Авылга газ әле кермәгән. Плитә янында газ баллоны тора. Ул нишләптер бик тиз бетә иде. Мин шулай тиз җитлектем. Сеңелләрем балалар бакчасына, аннан мәктәпкә минем белән йөрделәр. Моңарчы һәрвакыт көлеп кенә торган әтием көннән-көн боега, сүнә барды. Аңа үзләре сүз катып караучы хатыннар да булган, әмма ул барысын да кире каккан. Моны әби әйтә иде.
Тора-бара әтине бригадир итеп куйдылар. Хезмәт хакы да артты, буш вакыты да күбәйгән кебек булды.
Мин мәктәпне тәмамлагач, шәһәргә китеп укырга керергә уйладым. Әти каршы килмәде, сеңелләрем инде кул арасына керә башлаган иде. Алар миннән дә иртәрәк, сигезенче классны тәмамлауга өйдән чыгып киттеләр. Һөнәр училищесына кереп, тегүчелеккә укыдылар. Үз тиңнәребезне очратып, бер-бер артлы гаилә кордык. Балаларыбыз тугач, авылга кайтулар сирәкләнде.
Бу вакыт эчендә әби дә әни янына — мәңгелеккә күченде. Әти картайды. Күпме генә чакырсак та, беребез янына да яшәргә киләсе килмәде. Үгетли торгач, бер тәкъдимебезгә ризалык бирде: авылдагы йортны сатып, Казанда коммуналь фатирдан бүлмә алып, шунда яшәргә булды.
Шулай итеп, әти Казанда яши башлады. Без дә җиңел сулып куйдык. Хәзер инде бөтен эшне, гаиләне ташлап авылга чабасы юк. Нәрсә пешерсәк тә, әтигә илтәбез. Беркөнне урамда артыннан песи баласы ияреп кайткан. Аягын авырттырган бу йомшаккайны әти бик жәлләгән. Икенче көнне, куенына кыстырып, ветеринария клиникасына киткән. Аларның эш сәгатьләре әле башланмаган булган. Шунда идән юучы белән сөйләшеп киткәннәр. Фәридә исемле бу хатын безнең күрше авылдан булып чыккан. Алай гына да түгел, әти белән бер мәктәптә, бер класста укыганнар! Улы белән килене авариядә үлгәч, Фәридә апа бердәнбер оныгын карап үстергән икән. Ире холыксыз булган, күптән аерылышканнар. Онык, бабасына охшап, авыр характерлы икән. Даруга охшаган әллә нинди сәдәфләр эчә дә, берни белештерми ди. “Кайвакыт өйдә кунарга да куркам”, — дигән Фәридә апа. Аһ-зарлары күп җыелган булгандыр инде, әти аны бик жәлләгән, адресын язып биргән.
Әни үлгәннән бирле берәүгә дә күтәрелеп карамаган әти, шулай итеп, 70не узгач, үзгә тормышта яши башлады. Аны гаеп итүчеләр дә табылды. Ләкин аккан сулар кебек тиз үтүче гомердә парлап яшәүгә ни җитә! Әти генә моны соң аңлады.
Резидә РАФЫЙКОВА. Казан.
--- |
Иң күп укылган
|