поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 04 Май
  • Айсылу Габдинова - җырчы
  • Леонид Слуцкий - футбол тренеры
  • Марсель Шәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Фәвия Сафиуллина - җәмәгать эшлеклесе
  • Габбас Әхмәдиев - көрәшче
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
23.09.2021 Җәмгыять

Альбина Кашапова: "Стюардесса йөз мең ала"

Стюардесса булу күп кенә яшь кызлар кызыга торган һөнәрләрнең берсе. Матур форма киеп, самолет буйлап елмаеп йөрү, чит илләргә сәяхәт итү – менә бу романтика, ичмасам! Альбина Кашапова менә инде унынчы елын стюардесса булып эшли. Социаль челтәрләрдә аңа стюардесса булырга хыялланучы яшьләр еш яза. Әмма бу һөнәр, чыннан да, без уйлаганча, җиңел һәм романтика тулымы?

«Әти – җирдә, мин – күктә сәяхәт итәбез»
 
Альбина беркайчан да стюардесса һөнәре турында хыялланмаган, бу турыда хәтта уйлап та карамаган. Бөгелмәдә туып-үскән һәм бүген дә шунда яши. Әти-әнисе дә гади кешеләр – очышларга бер катнашы юк: әнисе сатучы булып эшли, әтисе исә дальнобойщик. Хәер, стюардесса һәм дальнобойщик һөнәре арасында уртаклык бар икән. «Әти җир буйлап сәяхәт итсә, мин күкләр гизәм», – дип көлә Альбина.
 
Мәктәпне тәмамлагач, кыз икътисадчы булырга карар кыла. Икътисад, идарә һәм хокук институтына укырга керә. Аннары бала таба. Улы үсә төшкәч, Бөгелмәдә заводка эшкә урнаша. Эшчәнлеген цехта гади кладовщик булып башлый, аннары икътисадчыга кадәр күтәрелә. Әмма эшендә кыскартулар башлана. Кыз үз белгечлеге буенча яңа эш урыны эзли башлый. Бөгелмә аэропортына кереп, анда да резюме калдырырга ниятли. Шул чакта аңа бортпроводниклар җыюлары турында әйтәләр. 
 
Бу вакытта Альбинага 26 яшь була. Кулында – 5 яшьлек улы. «Кайда инде миңа стюардесса булу! Очышлар вакытында улым кем белән калыр?» дигән уйлар башыннан уза. Әмма кат-кат уйлаганнан соң, үз-үзен сынап карарга була. Җиңеллек белән башта беренче, аннары икенче әңгәмәне уза. Төп әңгәмәгә бик күп кызлар җыела. 
 
– Бортпроводник вазифасына дәгъва итүчеләр бик күп, миннән күпкә яшьрәк кызлар, матурлар. Аларның мөмкинлекләре күбрәк, дип уйлап куйдым. – дип искә төшерә Альбина. – Миңа инде 26 яшь, өстәвенә, балам да бар, алмаслардыр, дигән уйлар узды.   
 
Әмма балалары булган хатын-кызларның, киресенчә, өстенлеге була. Компания яшьрәкләрнең тиздән декретка китәчәген аңлый, ә инде балалары булганнар – тотрыклы хезмәткәрләр. Шулай итеп, Альбина җиңеллек белән конкурсны уза. 
Стюардесса булып эшкә урнашуы турында иң беренче итеп, әнисенә әйтә. Кызының бик еш һәм шактый озакка очышларда булачагын ишетеп, әнисе сүзсез кала. Беренче чиратта, оныгы турында кайгырта. Әмма ярдәм итүдән баш тартмый. Шулай итеп, Альбина очышларда булган вакытта әнисе һәм апалары улын карарга булышачак дип хәл итәләр.
 
«Очарга курыкмыйсыңмы?»
 
Сайлап алынган кызларны ике айга Казанга укырга җибәрәләр. Казандагы курсларда алар медицина нигезләренә, куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәнәләр, инглиз телен чарлыйлар. Һәм, ниһаять, кулларында – бортпроводник таныклыгы. 
 
Альбина Бөгелмәгә кайтып, эшкә урнаша. Тәүге очыш, елмаеп беренче пассажирларын каршы алу, күңелен биләп алган бәхет, шул ук вакытта дулкынланудан дөп-дөп типкән йөрәк. Боларның барысы да бүгенгедәй хәтерендә. 
 
Шул көннән башлап, һәр эш көне аның өчен, чын мәгънәсендә, бәйрәмгә әверелә. Яңа һөнәре аңа шулкадәр якын була, ул үз урынын табуына инана. Ике-өч ел ул гражданлык авиациясендә эшли. Аннары бизнес авиациягә күчә. Һәм бүген дә яраткан эшендә хезмәт куюын дәвам итә. Үкенеч хисләре беркайчан да күңелендә булмый. 
 
– Беренче вакытта мин, әлбәттә, бик тә улымны сагына идем. Гражданлык авиациясендә эшләгәндә, рейслар саны да күпкә күбрәк иде. Улымны калдырып китәргә авыр булды. Әмма бар булганы хәерлегә икәнен аңладым. Улым Раил бик тә акыллы, җаваплы, мөстәкыйль егет булып үсте. Хәзер инде аңа 15 яшь, – дип сөйли Альбина. 
 
Стюардесса булып эшләү дәверендә ул илебезне аркылыга-буйга гизгән, егермегә якын чит илдә булган. Алар арасында Казакъстан, Белоруссия, Грузия, Төркия, Мисыр, Алмания, Италия, Доминикана, Чехия, Мальдив утраулары һ.б. 
– Миннән бик еш: «Очарга курыкмыйсыңмы?» – дип сорыйлар. Юк, курыкмыйм. Очкыч трапына эләгү белән әйтеп бетергесез җиңеллек тоям. Самолет – ул икенче өем. Мин үземне күктә бик уңайлы хис итәм, экипажыма бик нык ышанам, – ди Альбина. 
 
Романтика гына түгел 
 
Стюардесса һөнәре күпләр тарафыннан җиңел һәм романтика тулы һөнәр дип күзаллана. Чит илләргә бушлай сәяхәт итү, диңгез буйларында, Аурупаның иң матур урыннарында ял итү, матур фотолар, таныш-белешләрнең көнләшү тулы карашлары... Хыял... 
 
Әмма, билгеле, һәр һөнәрнең үз уңай һәм тискәре яклары була. Альбинадан да шулар турында сорашабыз.  
– Иң зур минусы – озак вакыт өйдә булмау. Шулай ук сәгать поясларының алмашуы, төрле илләр арасындагы сәгать аермасына күнегү җиңел түгел, – ди Альбина. – Бу һөнәрнең хатын-кыз организмына тискәре йогынтысы да расланган. Шуңа күрә җиде еллык очышлар җыелгач, бортпроводникны инде пенсиягә җибәрергә мөмкиннәр. Ярты ел саен без тулы медкомиссия үтәбез. Шулай ук күпләр стюардесса һөнәре самолет салоны буйлап елмаеп йөрүдән генә гыйбарәт дип уйлый. Чынлыкта, бу алай түгел. Беренче чиратта, без пассажирлар куркынычсызлыгы өчен җавап бирәбез. Беренче медицина ярдәме күрсәтүгә, гадәттән тыш хәлләргә әзер булып торырга тиешбез. 
Альбина үзе дөрес тукланырга тырыша, актив тормыш рәвеше алып бара – фитнес белән шөгыльләнә, биергә ярата, кышын сноубордта, чаңгыда шуа. 
 
«Очышларсыз яши алмыйм!» 
 
Һөнәрнең плюслары исә, Альбина сүзләренчә, күбрәк. Бу, әйткәнебезчә, Җир буйлап сәяхәт итү мөмкинлеге. Самолет утырган һәр җирлектә, бортпроводниклар, буш вакытлары бар икән, шәһәр белән таныша, ял итеп кайта ала, төрле ил ризыкларын тәмләп карау мөмкинлегенә ия. Сәяхәтләрдә алган хис-кичерешләр гомерлеккә искә кала.  
 
– Очышлар минем өчен ул, эштән бигрәк, ял. Күккә күтәрелгәч, үземне шул кадәр үз стихиямдә хис итәм. Һәр рейска әзерлек – зур сөенеч. Бүгенге көндә тормышымны авиациядән башка күз алдына да китермим. Эшемә шулкадәр күнектем. Улым да үсеп җитә инде. Ул да, бәлки, гомерен авиация белән бәйләр, очучы һөнәре турында уйланабыз, – ди Альбина. 
Сайлаган һөнәре шәхси тормышына берничек тә комачауламый икән. Командировкалар мөнәсәбәтләрне ныгыта гына, ди ул. Бер атна күрешмәгәннән соң, яраткан кешесенең өендә чәчәкләр белән каршы алуы үзе бер романтика бит!
 
Стюардессаларның никадәр хезмәт хакы алуы турында Альбина серне чишмәскә булды, әмма гражданлык авиациясендә сиксән сәгать очыш башкарган стюардесса йөз мең сум ала, дип мисал китерде. Бизнес авиациядә исә, хезмәт хаклары башкачарак исәпләнә. Димәк, бу кызыклы гына түгел, акча ягыннан да шактый отышлы һөнәргә охшап тора.
 

---
Идел
№ --- | 23.09.2021
Идел печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»