|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.09.2021 Язмыш
"Быел хатынымны югалттым... Ничек барысына да өлгерде икән дип аптырыйм"Заводка өйрәнчек булып урнашкач, остаз итеп Фәрит абыйны билгеләделәр. Ул мине эшкә генә түгел, тормыш нечкәлекләренә дә өйрәтте. Бер җөмләсе аеруча нык тәэсир итеп, гомергә хәтергә сеңеп калды. “Энем, без ирләр кайгы килгәндә югалып калабыз, тез астына китереп суккан халәттә аңкы-миңке йөрибез. Хәмер сазлыгына батарга да күп сорамыйбыз, — дигән иде ул. — Ә менә хатын-кызларга җиңелрәк. Алар йорт эшләре өчен җаваплылыкны онытмыйча, савыт-саба, кер, идән юып, үзләрен аз булса да кулда тоталар”. Быел хатынымны югалттым. Кырык ел буе мине карады — тәмле пешерде, өебездә һәрвакыт чисталык булды. Акыллы балалар үстердек. Кан басымы белән интегеп йөрде дә, җәйнең кызуында мәңгелек йортка китеп барды. Үземне ятим калган кебек тоям. Балалар еракта гомер итәләр. Әздән генә хәмер белән дуслашып китмәдем. Бер төнне, күзгә йокы кермәгәндә, Фәрит абый, ул әйткән сүзләр искә төште. Сикереп торып, идәннәрне юып чыгардым. Хәзер кер юу машинасын кабызмыйм, бар әйберне кул белән юып маташам. Өйдәге эш-мәшәкать хәсрәтне бераз оныттырып тора. Бу эшләрне хатын ничек эшләде, ничек барысына да өлгерде икән дип аптырыйм. Бар көчне җыеп, калган гомерне кешечә үткәреп бетерергә кирәк инде, яшәргә кирәк. Язмышка буйсынмый хәл юк... Фото: пиксабай
Фиркать ГАЛИЕВ, Чаллы |
Иң күп укылган
|