|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.07.2021 Фаҗига
Теләче районы югалту кичерә
Теләче районы Иске Җөри авылы халкы бу көннәрдә зур югалту кичерә. 2004 елда туган Камил Гарифуллин мунчада ис тиеп, дөнья куйган. "Бик тырыш, эшчән егет иде. 9 нчы сыйныфны тәмамлагач, техникумга укырга керде. Анда да барысы өчен дә яраткан студент булырга өлгергән. 1 нче курсны тәмамлаган иде. Әтисе белән бергә өй түбәләре ябып йөрде. Әле берничә көн элек кенә бер түбәнең эшен бетерделәр.
Камил ул көнне мунча кереп чыгам да, кич була торган Сабан туена барып киләм дигән булган",- диде мәрхүм хакында авыл җирлеге башлыгы Раил Мараков.
Камилне ул бар яктан да килгән,"универсаль" кеше иде дип бәяләде ул.
"Агач эшен дә, эретеп ябыштыру эшен дә яхшы белә иде", - ди Раил әфәнде Камил турында.
Камил гаиләдә өченче - төпчек бала булган.
Мәрхүмәнең якыннарының кайгысын уртаклашабыз!
--- |
Иң күп укылган
|