поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
26.05.2021 Милләт

Санкт-Петербургта милләттәшебез Яхъя Ватаняр исемендәге премия булдыру тәкъдиме белән чыктылар

Петербург парламенты «Студентларга Санкт-Петербург Законнар Чыгару Җыелышының Профессор Яхъя Ватаняр исемендәге премиясен булдыру» карары проектын тикшерә. Санкт-Петербург дәүләт университетының халыкара мөнәсәбәтләр факультетында белем алучы студентларга әлеге премияне бирү тәкъдиме белән Санкт-Петербург Законнар Чыгару Җыелышы рәисе, «Бердәм Русия»нең төбәк бүлеге сәркәтибе Вячеслав Макаров чыкты.

Карар кабул ителгән очракта Санкт — Петербург дәүләт университетында белем алучы иң яхшы өлгереш күрсәтүче студентларга милләттәшебез Ватаняр Сәид улы Яхъя исемендәге премия биреләчәк. Лаеклы студентлар исемлеген әлеге факультетның галимнәр советы тәкъдим итәчәк.

Кем ул Ватаняр Сәид улы Яхъя? Ни өчен мондый дәрәҗәгә лаек? Ватаняр Яхъя Русия дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе. Санкт-Петербургның I, II, III һәм IV чакырылыш Законнар Чыгару Җыелышы депутаты.

Милләттәшебез 1938 елның 18 сентябрендә Ленинградта күпбалалы татар гаиләсендә туган. Гаиләдә өч малай һәм ике кыз туа, барысы да белем ала. Ватаняр үз уңышлары белән, беренче чиратта, әти — әниемә бурычлымын, дип кабатларга яраткан була.

Бөек Ватан сугышы елларында Алтай ягына эвакуацияләнә. Сугыш тәмамлангач Ленинградка кайта.

Мәктәпне тәмамлаган елны ук Ватаняр укырга керә алмый. Ике ел якындагы Ленин комсомолы исемендәге театр каршындагы кафеда грузчик булып эшли.

1958 елда Ленинград университетының көнчыгыш факультеты каршындагы африканистика кафедрасына укырга керә. Университетны иң яхшы билгеләренә генә тәмамлый һәм аны аспирантурага алалар. 1967 елда тарих фәннәре кандидатлыгына диссертация, сигез елдан соң докторлык кандидатлыгына диссертация яклый.

Ленинград дәүләт университетының икътисад факультетында кече фәнни хезмәткәр, А. И. Герцен исемендәге Ленинград педагогия институты доценты, профессор…

1987 елдан Ленинград дәүләт университеты африканистика кафедрасы профессоры. 1994 елдан Санкт — Петербург дәүләт университетының халыкара мөнәсәбәтләр факультеты дөнья сәясәте кафедрасы мөдире.

Бөтен гомере буена Ватаняр Сәид улы ватан фәненә һәм мәгърифәткә фидакарь хезмәт итә. Аның фәнни һәм педагогик эшенең күп өлеше үзенең туган уку йорты — Санкт — Петербург дәүләт университетында уза.

1990 елда Ленинград дәүләт советы депутаты итеп сайлана. 1991–1996 елларда — мэр киңәшчесе — Санкт-Петербург хөкүмәте рәисе ярдәмчесе. 1994 — 2011 елларда Санкт-Петербург Законнар Чыгару Дәүләт Җыелышы депутаты.

2006 елда ул җитәкләгән фәнни коллектив Петербургта әйдәп баручы дип табыла, хезмәтләре АКШ, Германия, Финляндия һәм Эфиопиядә басыла.

Ватан алдындагы фәнни хезмәтләре өчен Ватаняр Сәид улы Яхъя «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.

Вантаняр африка, эфиопия, лингвистика, әдәбият юнәлеше, икътисад һәм сәяси география, дөнья сәясәте буенча 400гә якын фәнни эш яза. 1998 елда аңа «Русия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә. Профессор АКШ, Израиль, Германия һәм Финляндия университетларында лекция укый. Утызга якын сәяси һәм тарихи кандидатлар әзерли. Аның җитәкчелегендә дүрт докторлык диссертациясе яклана.

Русия Федерациясенең атказанган фәнни эшлеклесе, Санкт — Петербург дәүләт университетының почетлы профессоры, билгеле көнчыгыш белгече — африканист, әлеге университетта халыкара мөнәсәбәтләр факультетына нигез салучы дөнья сәясәте кафедрасының күпъеллык мөдире һәм тарих фәннәре докторы Ватаняр Сәид улы Яхъяның гомере 2020 елның 17 июнендә өзелә.

Әмма Петербургның Законнар Чыгару Җыелышы (рәисе Вячеслав Макаров) милләттәшебезнең күпкырлы фәнни эше һәм исеме тарихка керергә тиеш дип исәпли.

Бу вакыйга төньяк башкалада һәм Ленинград өлкәсендә яшәүче милләттәшләр өчен генә түгел барлык татарлар өчен дә шатлыклы хәбәр.

Зәрия Хәсәнова


---
Piter.tatar
№ --- | 26.05.2021
Piter.tatar печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»