|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.03.2021 Шоу-бизнес
Фирдүс Тямаевның Башкортстанда тагын бер концерты өзелергә тора: "1000 кеше билет алган. Культура министры, минем нинди гаебем бар?"22, 23 мартта Башкорстанның Кыргыз Миякә җирлегендә концерт куярга тиеш булган Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаевның сәер сәбәпләр аркасында концертлары өзелгән дип хәбәр иткән идек. 700 чакрым юл узып, күрше республикадагы тамашачысы янына килгән артист сәхнәгә чыкмыйча кайтып китәргә мәҗбүр булган. Ул үз моны "Куштауны яклаган өчен үч алу" дип белдерде. Ләкин сюрпризлар әле моның белән генә бетмәгән. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, 2 апрель көнне Стәрлетамакта узарга тиешле концерт та өзелергә тора икән. "1000 кешенең кулында билет алынган. Аннан тыш 80 концерт эленеп тора, тамашачы билетларны кире бирми көтә", - дип видеомөрәҗәгать белән чыкты Фирдүс Тямаев. Ул үзенең сорауларына Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шәфыйкованың җавап бирүен сорый. Сүз уңаеннан, әлеге вәзгыятькә карата Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова үз фикерен белдерде инде. Аның фикеренчә, булган хәлләрне сәясәт белән бәйләргә кирәкми. Әгәр дә башкаручы килешү йөкләмәләре бозылган дип саный икән, ул судка мөрәҗәгать итә ала, дип белдерде Ирада ханым.
--- |
Иң күп укылган
|